Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булат Мөдәрисов кайда да алдынгы

Бүгенге көндә Хабаровский якларында илебез чиген саклаучы әлеге солдат егетебез - Булат Мөдәрисов алдынгыларыбыз рәтендә.

Үзе еракларда булса да, данлы хезмәте безнең күңелләрдә. Игенннәрне урып-җыю чорында тырыш егетебез, яшь булуына карамастан, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диюләре бик хак әйтелгән, менә бит, туган як кырларында хезмәт батырлыгы күрсәткән Булатыбыз армия хезмәтенә дә өлгергән, башлангыч һөнәри белем алып, авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән. Солдатка аны 15 ноябрь көнне алганнар, Ватанны саклаучылар көне алдыннан сәхнәгә хезмәт батыры буларак та күтәрелүе үзләре үк тә җәмгыятьтә тә озак еллар хезмәт куйган әнисе Альфира белән әтисе Мансурга һәм игезәк энекәшләренә (сез аларны рәсемдә күрәсез) нинди горурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250