Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булганнан бар да була

Мин авылга кайткан саен туганым Илгизнең тырышлыгына, кешелеклелегенә, булдыклылыгына сокланам. Аңа карап яшәргә өйрәнәм, көч алам. Ул бу араларда заманча итеп салган яңа өенә күчү мәшәкатьләре белән йөри.

«Кирпечтән стеналарын өяргә генә булыштылар. Калган - идән җәю, тәрәзә, ишек кую, түбә ябуларның бөтенесен дә гаилә белән үзебез эшләдек», - ди ул елмаеп. Әйтерсең, ул өй салмаган, ә ниндидер кирәкле бер гади эш кенә эшләгән.
«Теләгән кешегә хәзер авылда да мөмкинлекләр күп, печән, бәрәңге җирләре бирәләр. Минем үземнең печән җирем бар. Шунда ел саен печән үстерәбез, мал-туар асрыйбыз, балалар да эшкә өйрәнә, үзе бер шөгыль», - ди Илгиз Рәшит улы. Алар хәләл җефете Фирая белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Илдар белән Гүзәл инде Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнар. Илдар әти-әнисе янына кайткан, ә Гүзәл Казанда калган. Мәктәптә укучы уллары Нияз әтисе кебек киң профильле механизатор-шофер булырга хыяллана.
Илгиз дә, Фирая да Нормадагы 96нчы һөнәри-техник лицейда гомерләре буена балаларга белем бирәләр. Илгиз тракторчы-шоферлыкка, ә Фирая поварлыкка укыта. Алар лицей ачылган көннәрдән диярлек шушында хезмәт куялар. Бу уку йортының чишмә башында торучылар дисәң дә була. «Элегрәк әти-әниләрен укыткан идек, инде хәзер балалары да белем алырга килә башлады», - ди алар. Илгиз җәй, көз айларында колхозда комбайнчы булып та эшләгән. Алар укучылар белән һөнәр лицееның 200 гектар җирен үзләре чәчеп, үзләре уралар да икән.
Илгиз Мөхәммәтгалиев профессиональ осталык буенча республика күләмендә мастерлар һәм укытучылар катнашында күп кенә конкурсларда катнашкан. Ике тапкыр ТР Мәгариф министрлыгының дипломына, «Россия халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Илгиз бу тырыш коллективтан һөнәри белем бирүнең чын остасы булып үсеп чыккан. Аны лицейда профком рәисе итеп тә сайлаганнар. Ул хәзер дә кулыннан килгәнчә кешеләргә игелек кыла, ярдәм кулы суза.
Рәсемдә: Илгиз Мөхәммәтгалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250