Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Булгария” теплоходы фаҗигасенә 4 ел булды

2011 елның 10 июле - илебез тарихы өчен зур фаҗига көне, якыннарын һәм дусларын югалтканнар өчен иң зур сынау буларак кереп калды.

Идел елгасында булган "Булгария" фаҗигасе 120дән артык кешене якты дөньядан алып китте, шул исәптән әле яңа гына яши башлаган сабыйларның гомерләрен өзде. Һәрберебезнең күңелләрен тетрәндереп, сызлануга дучар итте. Якыннарын-туганнарын югалткан гаиләләрнең тирән кайгысын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый.
Әлеге фаҗигадә райондашыбыз гаиләсе дә бар. Балтач бистәсендә гомер итүче Рәдифә һәм Габдулла Садриевлар кызлары Гөлназ белән кияүләре Илнурны шунда гомерлеккә югалттылар. Аларның ике баласы ятим калды. Хәзер алар әби-бабай тәрбиясендә яшиләр.
Рәдифә Садриева Казанда 10нчы июль көнне «Булгария» теплоходы батуына нәкъ дүрт ел буган көнне искә алу чарасында катнашып кайтты.
Фото: http://swalker.org/blogs/1717

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250