Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буп-буш җирдә, үз көче белән башлап җибәргән эше хәзер Хәлимнең дистәгә якын райондашын да эшле иткән

Буп-буш җирдә, үз көче белән башлап җибәргән эше хәзер Хәлимнең дистәгә якын райондашын да эшле иткән.

- Нәрсә, башка чыкмыйсыңдыр ич.
- Почти. Малайның Казандагы квартирын җиһазлыйбыз.
- Урманга утын ташыган кебек син. Казанның үзендә дә буа буарлык ич бу әйберләр.
- Алай димә. Моннаң алганы арзанрак та, ышанычлы да. Без беренчеләре түгел. Сорашып-белешеп килдек монда.
Балтачта үзәктән килеп Космонавтлар урамына борылгач та урнашкан «Технодом» кибете янында әнә шундый сөйләшүнең шаһиты булдым. «Газель» машинасына газ плитәсе, суыткыч, кер юу машинасы, телевизор... яшь гаиләгә тора башлаганда кирәкле дистәгә якын төрле товар чыгарып салдылар. Бу әйберләр чыннан да Казан кибетләрендә дә тулып ята шул. Моннан алып китү файдалырак мәллә дип кызыксына калдым. Иң беренче чиратта гарантиясе ышанычлы икән. Товарда төзексезлек килеп чыкса, өйгә үзләре килеп карыйлар. Төзәтеп булса, төзәтәләр, булмаса, алып китеп шундый маркадагы икенчесен китереп куялар. Өстәмә акча чыгарасы юк.
Икенчедән арзанрак. Чөнки турыдан-туры Мәскәү белән эшлиләр. Кирәкле товарны кибеттәге терминал аша Мәскәүдән үзең дә соратып ала аласың. Шунда күрсәтелгән бәясе белән атна-ун көннән кайтып җитә. Теләсә кайсы көнкүреш техникасын кредитка алу мөмкинлеге дә бар. Процентлары кредитка акча алуга караганда бермә-бер ким. «Хоум кредит», «Русский стандарт», «Альфа-банк» һәм башка банклар белән эш йөртәләр. Аннан, яшерен-батырын түгел, кибет үзебезнең җирдә, үзебезнең якташныкы булгач, кыйммәтле товарларны бәясен бүлеп яки кичектереп түләү шарты белән дә алып буладыр инде.
Кибетенә караганда ниндидер бер олигархныкыдыр инде бу дигән уй туса да, хуҗасы безнең шикелле үк гап-гади бер авыл кешесе. Арборда туган, үскән, армиядә булган, хезмәт иткән якларында калып телевизорлар ремонтлаучы оста булып эшләгән. Үзгәртеп корулар башлангач, туган ягына кайтып, Арборда ашамлыклар кибете ача. Теләге булган, тырыш, тәвәккәл кешеләргә зур мөмкинлекләр ачылган елларда югалып калмый Хәлим Галиуллин. Балтачта автомобильләргә запас частьлар сата торган кибет тә ачып җибәрә. Хәзер «Технодом»нан ерак түгел урнашкан бу кибетеннән дә кеше өзелми аның. Товарны заказ буенча да алып кайтып бирәләр.
Буп-буш җирдә, үз көче белән башлап җибәргән эше хәзер Хәлимнең үзенә генә файда китерми, дистәгә якын райондашларны да эшле иткән. Балтачтан Резеда Һадиева, Альмира Мөхәммәтҗанова, Нурфия Гарифуллина, Гөлназ Гыйниятуллина запас частьлар кибетендә хезмәт куйса, Карадуган егете Марат Нургалиев, Яңгулдан Азат Миңнеханов, Салавычтан Ленар Фазылҗанов «Технодом»да хезмәт итә.
Әле тагын ике егет Хәлимнең Арча шәһәре үзәгендәге «Технодом» кибетендә эшли. Эшмәкәр Арчада да үз сәүдә ноктасын булдырган. Кадрия Габдуллина бухгалтерия эшләрен алып бара, кредитлар рәсмиләштерә. Энесе Самат Хәлимнең товар юнәтүдә төп ярдәмчесе, менеджер. Товарны иясенә китереп бирү өчен махсус «ГАЗель» җиһазлаганнар.
Хәлим Галиуллин гел эзләнүдә. Халыкка хезмәт күрсәтүнең яңадан-яңа төрләрен кертеп кенә торалар. Бүләк өчен сертификатлар да бирә башлаганнар. Никах туйларына, яңа йортка күченүчеләргә алып бару өчен уңайлы һәм кирәкле бүләк.
Барган-барган үзем дә берәр нәрсә алыйм әле дип, хатын күптән кызыгып йөргән күп камералы туңдыргычны кредитка рәсмиләштердем. Паспорт белән биш минутта товарлы булдым. Кич үзләре өйгә китереп куйды, бушка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250