Бураннарга уралып...
Балтач ягын ак як диләр. Моның сәбәпчеләре - аның ак күңелле, уңган-булган, гыйлемле, зыялы, иманлы ярдәмчел кешеләре.
Бүгенге язмам, әнә шундый күпкырлы талант һәм һөнәр иясе, тыйнак педагог, гап-гади авыл хатыны Халисә Котдус кызы Зиатдинова турында.
Табигатьнең һәр ел фасылы кабатланмас матурлыкка ия. Халисә ханым-табигать баласы, ул һәр фасылны үзенчә ярата, укучыларын матурлыкны аңлый, аңа соклана, саклый белергә өйрәтә. Әмма күңеленә иң якыны карлы-буранлы февраль ае.Чөнки буранлы февраль иртәсендә әнисе Садисәнең хастаханәгә барып җиткәнен дә көтмичә, буран шаулавын басып дөньяга аваз салган җитез кыз бит ул! Кендек әбисе авыл фельдшеры Анна Кузнецова була.
Телефоннар заманы түгел, әтисе сугыштан исән-сау кайтып мәктәптә хәрби хәзерлек һәм физкультура дәресләрен укытучы Галимуллин Котдус Хәмидулла улының бүген үтә җаваплы эш көне. Чөнки ул тантаналы линейка һәм “Аҗаган” уеннарының җитәкчесе. Әти булу хәбәрен эш көне тәмамлангач кына ишетә ул!
Кызга заманның иң матур исемен - Халисә дип кушалар.
Кызчык бөтерчектәй җитез, кызыксынучан, максатчан булып үсә. Урманга барса агачлар, куаклар, җырчы кошлар телен аңларга омтыла, болыннарда чәчәкләр белән сөйләшә. Ул беркайчан да башка кызлар кебек кочак-кочак чәчәк җыймый, өзәргә җәлли. Су буенда бакалар җырын тыңлый, тавыш-тынсыз йөзгән маймычларга серләрен сөйли.
Мәктәптә укый башлагач, Зәйтүнә апасы кебек мөгаллимә булырга хыяллана, соңрак әнисе кебек география-биология укытучысы булу теләге уяна.
Аңарчы иң гүзәл чор-балачак бар бит әле! Кечкенәдән кул арасына кереп, авыл тормышының бар мәшәкатьләрен күреп, эшләп үсә ул. Салавычлылар гомүмән, эшчән, уңган-булган, һөнәрчеләре белән дан тоткан тырыш халык. “Татарстан” колхозы күп еллар район гына түгел, республикада алдынгы булды. Районда иң беренчеләрдән кыяр үстереп сата башладылар, беренче теплицалар да аларда барлыкка килде. Салавыч кыярлары районда дан тоткан.
Халисә гаиләдә бердәнбер бала. Әти-әни көн-төн мәктәптә. Иренмәгән һәр гаиләдә 10-20 түтәл, кыярны инештән су ташып сибеп үстерү, чүбен утау, төпләрен йомшарту, кичен өсләрен каплау, иртән ачу, өлгергән кыярларны юып чистартып сатуга әзерләү 10 яшьлек кыз бала өстендә, яңгыр ява дип куанырга өлгермисең, түтәлне чүп басып китә. Кыярларны саткан акчага әтисе тәмле күчтәнәчләр, матур бүләкләр-күлмәк, туфлиләр алып кайткач арганнары онытыла тагын, акчаны тир түгеп табарга, эшләп ашарга балачактан өйрәнә ул. Өстәвенә чишмә суы ташу, савыт-саба юуу, идән себерү дә-аның ябык җилкәсендә бит әле. Әнисеннән күреп әкренләп чигү-тегүгә дә хиресләнеп китә. Үсә барган саен ул шөгыль-гамәлләр арта.
Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач,дус кызларына ияреп Кукмара техник училищесына укырга кереп, шунда ук урта мәктәп тәмамлый.
Укуын тәмамлагач, фабрикада контролер, мастер ярдәмчесе, мастер булып эшли. Яшьләр коллективын җитәкли. Социалистик ярышта җиңүче булып, алдынгылар слетында бүләкләнә.
Әти-әни, туган авылын сагынуга түзә алмыйча ул туган йортына кайта, мөгаллимә булу теләге аңа тынгы бирми. КГПИның табигать-география фәннәре факультетына укырга керә. Сөйгән яры да янәшәдә генә булган икән. Салавыч егете Рәшит белән гаилә корып, каенана-каената белән уртак тел табып 39 ел үрнәк гаилә булып яшиләр, каенанасын 92 яшенә кадәр яшь баладай тәрбияләп, аның хәер-догасын алып, соңгы юлга озаталар. Ипле-итәгатьле кыз үстерәләр.
Ул заманның бушка эшли торган һәммә эшләрен башкарасы: яшь коммунист мәктәбе пропагандисты, партия оешмасы сәркатибе, иптәшләр суды, хатын-кызлар советы рәисе һәм башка бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләре.
Өметле, тынгысыз, яшь энергияле, югары белемле белгеч дип 1981 нче елда мәктәптә эшләгән җиреннән яңа төзеләчәк балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Шуннан башлана инде йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр. Ничек өлгерде икән?-дип гаҗәпләнәсе генә кала. Аның искесен дә бар кирәк-ярак белән тәэмин итәсе бит әле! 60 сабыйны көйлисе-юатасы, ике бина арасында чабып йөрисе. Өлкәннәр группасының туалеты тышта, киендереп алып чыгасы, ул-бу булмасынга саклап торасы. Кыскасы:мөдир дә, тәрбияче дә, шәфкать туташы да, завхоз да, җылыту өчен утын-күмерен эзләп алып кайтучы кара эшче дә. Булачак яңа бакча төзелешендә дә, колхозда чөгендер эшкәртү дә, ындыр табагында чиратлап эшләү... санасаң шактый озынга китә.
Ниһаять, 1983 нче елда яңа балалар бакчасы ачыла. Тирә-якта тиңе юк бакчада семинар арты семинар үткәрү, килгән зур-зур кунакларны кабул итү... Бөтен коллектив бердәм, тату булмаса, бу эшләрне башкару мөмкин булмас иде. Әле ул бакчаның тышын да ерактан балкып торырлык итеп бизәргә кирәк. Уен мәйданчыклары төзисе, чүплек оясын гөлбакчага әверелдерү өчен агачлар, куаклар, аллы-гөлле чәчәкләр утыртасы. Казанның горсельхоз оешмасыннан, Арча, Малмыж питомникларыннан җиләк, декоратив агачлар алып кайтып үстерәсе. Бүген бакча тирәсендә үскән 40 яшьлек юкәләрне утыртучыларның күбесе мәрхүмнәр инде. Ә юкәләр аларга тере һәйкәл булып, тирә-якка хуш ис таратып бүген гөрләп үсәләр.
Әмма мөгаллимнең күңеле мәктәпкә, укучылар арасына тартыла. Ниһаять, бу теләге тормышка аша. Аны директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Халык: “Аллаһ, эшләгәнгә эш бирер”-ди. Биредә төптән җигелеп тарта Халисә Котдус кызы. Хезмәтенең нәтиҗәсе: дәүләт бүләкләре. Ике тапкыр Россиянең “Ел мәктәбе” ярышы җиңүчесе. Мәктәп яны тәҗрибә участогы республика мәктәпләре арасында берничә мәртәбә 1 нче урынга лаек була. Аның укучылары-технология, биология олимпиадалары җиңүчеләре-бүгенге медицина, авыл-хуҗалыгы белгечләре. Укытучының иң олы куанычы-укучыларның рәхмәте. Аларны күп ишетә Халисә ханым һәм күңеле гомеренең заяга узмавына олы куаныч белән тула. Халисә Котдус кызы Россиянең мәгариф отличнигы, югары категорияле мөгаллимә, бүген тыныч кына лаеклы ялын итә,-дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Ул Балтач районында “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы төзелгән көннән аның Салавыч авыл җирлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” Балтач бүлекчәсенең совет члены. Үз җирлекләрендә башкарган эшләре гаҗәп күптөрле. Үз сүзләре белән әйтсәк: “Ак калфакта эшләгәндә, ул үзеннән тузмый торган бүләк калдыра”. Үзе белгәннәрне башкаларга өйрәтә-һөнәри сәләтен авылдашлары, мәктәп, бакча балалары белән бүлешә. Тегү-чигү осталыгына өйрәтә. Үсемлекләр дөньясы серләрен, аларны үстерү, эшкәртү ысулларын аңлата. Сирәк очрый торган, безнең якларда үстерү авыр дип саналган үсемлекләрне үстереп, тәҗрибәсен авылдашлары һәм Вконтакте, ватсап аша уртаклаша. Үзеннән арткан җиләк-җимешләрне сатып та бирә, күчтәнәчкә дә өләшә. Шулай ук сирәк чәчәкләрне үстереп карап, орлыкларын кызыксынган кешеләргә тарата.
Ул төпле, акыллы киңәшче – үзенә кулай эш таба алмый (авыру карый, хуҗалыгы зур һ.б.) йөрүчеләргә үз хуҗалыгында үзмәшгуль булып, табыш-керем алу серләренә өйрәтә.
Үзенең кул эшләре белән төрле күргәзмәләрдә катнашып кына калмый, тәҗрибәсен башкалар белән дә уртаклаша. “Ефәк, бәрхет, парчалардан түбәтәй-калфакларым”,“ Намазлык-дисбеләр-халкыбыз ядкарьләре”, “Хатын-кызның милли зиннәт әйберләре (калфак, хәситә, күкрәк йөзлекләре, күкрәкчәләр)”-шуларның берничәсе.
Авылның яшь ир-егетләре белән “Гарифә” чишмәсен чистартканнар, чишмә тирәсенә чия агачлары, чәчәкләр утыртканнар. Авылның ялгыз яшәүче карт-карчыкларына ярдәм итеп, күп савап, изге теләкләр алганнар.
Халисә ханым авылның оста куллы ир-егетләрнең иҗат эшләрен төрле күргәзмәләрдә күрсәтеп, бердән, халыкның соклану-гаҗәпләнүләрен ишетсәләр, икенчедән, җитештергән иҗат җимешләрен сату мөмкинлеге барлыкка килә.
Авылдашларының игелекле эшләрен ватсапта күрсәтеп, аларга рәхмәт хаты язып, илгә-көнгә таныта, башкаларны да игелекле эшләргә өнди. Эше үтә тыгыз булса да, Халисә биш вакыт намазын калдырмый, вәгазьләр сөйли, догалар өйрәтә. “Ак калфакның” башка җирлек бүлекчәләре аннан үрнәк алалар, ярдәм, киңәш сорыйлар.Быел татар хатын-кызларының милли күкрәк бәйләвече-хәситәне эшләү буенча барлык “Ак калфаклар” катнашында мастер-класс үткәрде. Ә Халисә ханым һич иренми, һәркайсына теләп ярдәм итә, төпле киңәшләрен бирә. Менә шундый фидакарьләр җитәкли “Ак калфак”ның җирлекләрдәге бүлекчәләрен.
Әминә Мөхәммәтҗанова
“Ак калфак” Балтач бүлекчәсе иҗтимагый оешмасының совет әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев