Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бушлай кино, чәй табыннары һәм ташламалар: ТР Хезмәт министрлыгы Өлкәннәр декадасы программасын атады

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстанда традицион ярминкәләр-эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сату эшләячәк. Ә сәүдә челтәрләре октябрьдә махсус лояльлек программаларын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Кибетләрдә чәй эчүләр, „өлкәннәр атналыгы“ оештырылачак, „игелек кәрҗине“ хәйрия акциясе һәм башка промочаралар узачак. Республика ЗАГСларында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү оештырылачак. ТР Юстиция министрлыгы өлкәннәр өчен түләүсез хокукый ярдәм оештыра. Мәдәният сарайларында, музейларда, театрларда бушлай спектакльләр һәм экскурсияләр узачак. ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча берничә бассейн һәм тренажер залларына бару өчен бушлай сәгать оештырылачак", - дип санады министр.

Татарстанда яшәүче өлкәннәр спорт дәресләрен ярата, дип билгеләп үтте Зарипова. Ел ахырына республиканың өлкән яшьтәге кешеләрнең гомуми санының 20%ы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.

Өлкәннәр декадасында студентлар хезмәт отрядлары традицион игелек акцияләренә кушылачаклар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны участокларын җыештыруда ярдәм итәчәкләр. Белем бирү оешмаларында сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында сыйныф сәгатьләре узачак.

30 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә „Кайчан җан җырлый" ("Когда поет душа") фильмын тәкъдир итү булачак. Фильм 10 ветеранның тарихы нигезендә булдырылды, алар изоляциядә булып, башка өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр», — дип өстәде Зарипова.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә #өлкәннәркөне2021 челленджы оештырылачак. Акция өлкән буын вәкилләренә игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларга өлкән яшьтәге кеше белән фотога төшәргә һәм #өлкәннәркөне2021 хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга, @mtsz_rt аккаунтын билгеләргә, өч дустыңны чакырырга һәм эстафетаны аларга тапшырырга тәкъдим ителә.

 

Тулырак: ТИ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне