Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буйдаклар йөри аптырап

Бу арада район авылларына күп барырга туры килде. Кая гына барсак та, авылда буйдак егетләрнең күплеген әйтәләр. Хәер, бездә генә түгел, башка районнарда, авылларда да шушы хәл күзәтелә.

Гаҗәп, әмма хак: заман белән бергә мәхәббәткә, гаилә коруга булган мөнәсәбәт тә үзгәрде. Дастаннарда җырланган Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Хәлил-Галиябанулар мәхәббәте урта буын кешеләренең яшьлегендә, теге заманда калды. Хистән алда хәзер акыл, исәп-хисап йөри... Юк, моны бүгенге яшьләрнең ялгышы дип тә, гаепләп тә язарга җыенмыйм. Һәр чорның үз җыры. Теге, яучылык белән өйләнешкән чорда ук, каршы яклар өчен кияү-кәләшнең җиде буынына тикле нәселен өйрәнү гадәти хәл (хәтта мәҗбүри) булган. Дөрес, ул чакта тәртип-тәрбиягә басым ясалган. Әмма шул ук вакытта байлык, зыялылык, халык арасындагы абруй-дәрәҗә дә хәлиткеч роль уйнаган. Хәзерге, бөтен нәрсә акчага корылган чорда бу мәсьәләләр беренче планга менгән икән, килешергә генә кала.

Бер караганда, кияүгә чыгу, өйләнү һәр кешенең шәхси эше кебек. Әмма бүген авылларны өйләнмәгән егетләр "басты". 25 яшьтән югары, типсә тимер өзәрлек егетләр, нигәдер гаилә корырга ашкынып тормый. Зуррак авылларда андыйлар 20-30лап, әле аннан да артып киткән урыннар бар диләр. Димәк, монда авыз ерып яки күз йомып кына да булмыйдыр. Ач-ялангач чорда да авылларда мондый хәл күзәтелмәде, ди өлкәннәр. Алайса, нәрсә соң бу? Сәбәп нидә?

Язманың дәвамын, тулы вариантын газетабызның алдагы саннарында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250