Буыннар бәйләнеше өзелмәсен (+фото)
Өч сугышта катнашкан, шуларда унике тапкыр яраланып та исән-сау кайткан Бәдегытдин Гайнетдиновны әле Түбән Шубанда (һәм якын-тирә авылларда) яхшы хәтерләүчеләр бар. Ул вафат булганда ундүрт яшьлек яшүсмер булып калган оныгы Фаил дә бик әйбәт хәтерли үзен.
Фаил Бәдегиев – районда беренче булып шәхси теш поликлиникасы ачкан, ике дистә еллап кешеләргә игелек-ле хезмәт күрсәткән стоматолог. Үз эшенең остасы булган Фаил үз нәселенең тарихын да шактый әйбәт белә, аларны әле һаман да туплый, эзләнә икән.
–Бабай искитмәле кеше иде: конкрет, бик гаярь, тәвәккәл. Мин белгәндә ул инде эшләми иде, әмма 80 яшендә дә әле ат җигеп, бакча сукалады, урманга печәнгә йөрдек. Ул шулкадәр зур итеп атлап йөри, артыннан җитешеп тә булмый иде, – дип искә ала ул. – Бабай өстәл артында гел бер урында – түрдә утырды. Ике чынаяк чәйне эчә дә, чынаягын каплап торып китә, ул беркайчан озак-лап сөйләшеп утырмады, эш эшләргә чыгып китте. Тик утыра белмәде. Бары тик егылып, кулын кистергәч кенә, атын саталар...
Тормышта бик күпне күргән Бәдегытдиннең бу холкына гаҗәпләнәсе дә түгел бугай. Хәер, ныклыгы, гаярьлеге тумыштан булгандыр. Егет чагында ук Кенәр бае ат чабышына тикмәгә аны эзләп килер идемени?! Беренче Бөтендөнья сугышыннан да яраланып, әмма ул чордагы иң югары хәрби бүләк – Георгий кресты белән кайта егет. Совет власте урнашкач, зыяны булудан куркып, әлеге орденын өй чормасына күмә. 1933 елда Түбән Шубанда каты янгын була, Бәдегытдиннәрнең дә өе яна, әлеге хәрби бүләк тә шунда юкка чыга.
Гражданнар сугышына аларны Мари Малмыжына җыйнап, шуннан атлар белән алып китәләр. «Ташкентка кадәр бардык дип сөйләгәне истә. Мифтах исемле энесе белән башта бергә сугышалар, ул Башкортстанда үлеп кала. Бабайга аны күмәргә дә ирек бирмиләр, шинеле белән бер бабайга биреп калдырдым ди иде», – дип сөйли Фаил.
Бөек Ватан сугышына Бәдегытдин 1943 елда китә. Сапер булып хезмәт итә. Великие Луки тирәсендә, иптәшенең саксызлыгы аркасында минага эләгеп, шартлыйлар, иптәше үлә, Бәдегытдин каты яралана. Сугыштан ул култык таягы белән кайта. Тик аны сугышка: «Бу дөньяларда башка очраша алмабыз инде, Бәдегытдин, сугышка киткәннәр исән кайталармыни?! » – дип озатып калган Мәхфүзәсе генә, 45 яшендә авырып, гүр иясе булган була. «Мин... кайттым... Ә ул – юк»... – дип өзгәләнсә дә, бу хәсрәтен эш белән басарга тырыша ир. Аннан соңгы 40 ел гомере урман белән бәйле аның. «Көекбаш кордонында торып эшләде, Балтач тирәсендәге бөтен урманнар аның хезмәте, ул елларда бик күп урманнар утыртыла», – ди Фаил. Урманчы гына түгел, умартачы да, балта остасы да була Бәдегытдин. Әтисе Гайнетдин дә 9 мәчет төзедем дип сөйли торган була. Бер мәчетне төзегәндә манарадан егылып төшә, иптәшләре үлде инде диеп кайгырышканда, аңа берни дә булмый, хәтта биленә кыстырган балтасы да зыян китерми (биленә кыстырылган килеш кала).
–Бәдегытдин бабай яшьтән дини була, балаларына сугышта да намазымны калдырмадым, дип сөйләгән. Дин тыелган елларда да кача-поса никах укыган... Бабайның хөрмәдән тезеп ясаган ике тәсбихын, камыш намазлыгын, сырган түбәтәен әле дә бик кадерләп саклыйбыз, кулланабыз, – ди Фаил. – Бабай белән әбинең сигез баласы була, шуларның өчесе бала вакытта бер-бер артлы үлә. Әтием Фәләхетдин җиденче бала. Әтинең холкы башкачарак иде, әмма эшкә уңганлыгы, булганлыгы ягыннан бабайга нык охшаган. Бик һөнәрле булды, белмәгән, эшләмәгән эше юк иде. Умартачы, балта остасы... телевизорларга кадәр ремонтлады.Үзе укый алмагангамы, мәктәптә әйбәт укыгангамы, бабай әтине һәм төпчек кызы Мәгъфүрә апаны укытырга тырыша. Әти авылда беренче югары белем алган кеше. Мәгъфүрә апа да башта техникум, аннан институт тәмамлый. Әти Йошкар-Оладагы институтта укып, урман технологы белгечлеге ала. Һәм бик күп еллар урманчы булып эшләде. Ул елларда да районда бик күп урманнар, юл буйларына саклагыч посадкалар, тау битләренә, ерганакларга күп итеп агачлар утыртыла. Сосна ягындагы бөтен урманлыклар әтием хезмәте. «Ул чакта чәчүлек җирләрнең һәр гектары исәптә, аларга бер адым да ялгыш кереп агач утыртырга ярамый иде, барысына отчет бирә идек», – дип сөйләгәне бар...
Фәләхетдин 1969 елда Кукмараның Зур Сәрдек авылы кызы Заһидәне урлап кайта. Бер күрүдә кызны ошаткан егет ялгышмый: алар илле елга якын бик матур итеп яши. Укытучы кыз башта Хәсәншәехта, аннан Карадуган мәктәбендә 40 еллап математика-физикадан (әле соңрак информатика һәм кызларга хезмәт тә укыта) белем бирә. «Әти белән әни өч ел аерма белән бакыйлыкка күчте... Әти авылыбызда мәчет ачылганнан бирле унсигез ел имам булып торды, әле сигез ел ике Шубанга имам булды», – ди Фаил.
Дини орлыклар Фәләхетдингә дә, күрәсең, бала чактан салынган булгандыр. Дин тотарга ирек бирелү белән ул үзен шушы юнәлешкә багышлый.
–1992 еллар иде бугай. Кичтән әти әйтте: «Иртәгә гаеткә барабыз». Ул чакта әле мәчет юк, авылда гает укырлык кеше юк... Балтачтан мәрхүм Кәлимулла абыйны алып менеп, зират кырында гает намазы укыдык. Мәчет салынуга, әтине имам итеп куйдылар, – дип дәвам итә Фаил.
Ә Түбән Шубанга мәчетне Фәләхетдиннең бертуган сеңлесе, Бәдегытдиннең төпчек кызы Мәгъфүрә салдырта. Идеяче дә, төп иганәче дә Мәгъфүрә була (ул чактагы район җитәкчесе Марат Готович бик зур ярдәм итте, бөтенесен контрольдә тотты, ди ул үзе). Аңа кадәр әле зиратларының коймасын яңарта, заманчага алыштырта Мәгъфүрә. Ул чакта инде ул Кукмарада гына түгел, Татарстанда данлык-лы Кукмара мех әйберләр фабрикасының данлыклы директоры – «Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган җиңел һәм туку промышленносте хезмәткәре» була. Аның турында язучы Рафаэль Сибат 2002 елда дөнья күргән «Көлдән күтәрелгән гөлләр» исемле китабында «Мәгъфүрәнең ун миһербанлык акты» дип исемләнгән әдәби-документаль кыйссасында бик матур итеп яза. Шактый күләмле булса да, бер тында укылышлы кыйсса ул. Өч яшендә әнисез калып, гомер буе ярты ятим булып, әнисен сагынып яшәгән кызның башкаларга күрсәткән изге гамәлләре дә, үз тырышлыгы белән ирешкән уңышлары да, гомер буе Балтачым дип җирсеп яшәве дә чагылыш тапкан анда. Балтачым дип җирсеп кенә калмый Мәгъфүрә, катлаулы туксанынчы елларда бик күп якташларына ярдәм итүен ул чор җитәкчеләре яхшы хәтерли. Әйе, үзе җитәкләгән фабриканы болгавыр елларда да саклап кына калмый, елдан-ел җитештерүчәнлеген, данын арттыра, эшче-хезмәткәрләренә тиешле хезмәт хакын да түли, фатирлар да бирә, төрле ярдәмнәр дә күрсәтә... Әтисе Бәдегытдин холкы була анда: конкрет, гаярь... Нияте изге булганга, эше дә гөрләп бара. Үзенең балачак хыялларын да берәм-берәм тормышка ашыра, үз-үзенә биргән вәгъдә-нәзерләрен дә үтәп бара. Мәчетне төзетә, әле аның чыгымнарын да капларга булыша (бер өлешенә килгән сәдакаләр тотыла).
–Мәчет төзегәндә бик күпләрнең ярдәме, көче керде, – ди Фаил. – Әти инде ул чакта баш-аягы белән диндә иде, имамлыкка җиңел генә кереп китте. Кызганычка, әти бик тиз китте...
Аз гына авырып, Фәләхетдин вафат булгач, авыл халкы, ничектер югалып кала: инде мәчетне караучы булмас, имам табылмас... Бу хәл белән улы Фаил генә килешми. Әтисенең күпме көче кергән шушы мәчет ябылса, әтисе риза булмас дигән курку аны документлар артыннан да йөртә, намазга да бастыра, имамлыкка да алып килә... Бүген санап чыгарга җиңел генә булган бу сынауларның һәркайсы егеткә җиңелдән бирелми. Әмма янәшәсендә син булдырасың дип көч биреп торучы җәмәгате Ландыш, «Энем, тырыш инде», – дип киңәшләрен бирүче Мәгъфүрә апасы, Соснада яшәүче элекке авылдашлары Фәрит Хәйруллин, авылдашы Вагыйз Гарипов..., аңа ышанып, өмет белән әле балага исем куштырырга, әле Коръән укырга чакырып килүче авылдашлары да аңа үз-үзенә ышанычны арттыра. Бабасы Бәдегытдиннең, әтисе Фәләхетдиннең чын дәвамчысы ул: умарталарын да ташламый, бабасыннан калган эш кораллары янына яңаларын да өстәп, кулыннан төшерми... Һөнәре генә үзгә. Табиблыкны нигә сайлавын белми ул, бала чактан биология-не бик ярата идем ди. Бабайсына, әтисенә ияреп, урманнар гизгән ир-егетнең табигать, яшәеш турындагы фәнне яратмавы гаҗәп булыр иде. Һөнәре дә теге еллардагы урманчы һөнәре кебек үк кирәкле, игелекле һөнәр, ләбаса. Улларын да әти-бабайлары үрнәгендә үстерергә тырыша Бәдегиевлар. Буыннар бәйләнеше өзелмәскә тиеш дип саный алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев