Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел да онытмадылар

Без белгән саваплы гамәлләре алар кылган изгелекләрнең бер өлеше генә

Ике Шубанда туып, бүгенге көндә шәһәрдә эшләүче авылыбыз яшьләре шушы авылларда яшәүче өлкәннәрне, олылап, хөрмәтлиләр. Быелгы өлкәннәр көнендә дә ике авылдан илле кешегә, егерме биш егетебез берләшеп, үз акчаларына бик зурлап пакет тутырганнар иде. Алар бу изге гамәлләрен беркайчан күрсәтмиләр. Без белгән саваплы гамәлләре алар кылган изгелекләрнең бер өлеше генә. Кемгә авырлык килсә, ярдәм кирәк булса да, бу егетләр шул арада берләшеп, ярдәм күрсәтергә алына. Араларында бер гаиләдән икешәр-өчәр егет бар. Шушылай бердәм булып, безне сөендергәннәре өчен аларны Аллаһы Тәгалә сөендерсен, зурласын! Миһербанлы-юмарт балалар үстергән әти-әниләренә дә зур рәхмәт! Мондый егетләр безнең авылда гынадыр! Бу көнне безне ел да сөендергән «Алга» хуҗалыгы коллективына, җитәкчеләре Раиф Гыйльмуллинга да без бик рәхмәтле.

Гөлирам-Шакирҗан Шәриповлар,

Түбән Шубан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев