Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быелның илленче парын беләсезме?

Җәй - кавышып, тормыш башлау өчен матур вакыт.

Иске Салавыч егете Рүзәл белән Саба кызы Эльвина да яңа тормыш башлау өчен җәйге чорны сайлаганнар. Менә 18 июнь көнне матур парлар никахларын рәсмиләштереп, кулларына ир белән хатын булу турында гаилә таныклыгы алдылар. Мөхәммәдиевлар гаиләсенә районда быелның илленче пары булып теркәлү, чын мәгънәсендә, көтелмәгән сюрприз булды, әлеге уңайдан алар район ЗАГС бүлеге әзерләгән бүләкләрне дә алдылар. Яшь парларга туганнары, якыннары янәшәсендә парлы, тигез, озын гомер, күңелле, матур, уңышлы, тулы канлы тормыш телибез. Бәхетле булсыннар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев