Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм алдыннан

22 февраль көнне, көндез, Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә бәйрәм алды концерты булды.

Бирегә яшь һәм өлкән буын чакырулы иде. Иң элек залдагы тамашачыны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. Зәкиев Ватанны саклаучылар көне белән котлап, әлеге бәйрәмнең тарихын янәдән искә төшереп үтте. Шулай ук залдагы тәүге мәртәбә сайлауга баручы яшьләрне дә исәпкә алып, сайлауларда актив катнашырга өндәде. Бирегә Рәсәй Герое Олег Исаевның әти-әнисе - Иске Көшкәттә яшәүче Вера апа белән Николай абый да чакырулы иде. Аларны сәхнәгә дәшеп, көчле алкышлар астында бүләкләделәр.
Соңыннан башкаладан махсус чакырылган «Казан егетләре», «Рахат-Лукум» төркеме бушлай концерт күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250