Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

Тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана...

Хөрмәтле райондашлар!

Халыклар бердәмлеге бәйрәменең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.

Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын!

Сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.

Рамил НОТФУЛЛИН,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм