Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән сезне, якташларым!

Хөрмәтле якташлар! Балтач районында гомер кичерүче барлык өлкән буынны күркәм бәйрәм - Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Рәхмәт сезгә, илебез тормышының төрле чорларында фидакарь хезмәтләрегез, балалар, оныклар тәрбияләүдә, Ватаныбызның күркәм традицияләрен саклауда мөһим роль уйнаганыгыз өчен!
Сезнең тормыш тәҗрибәгез, авырлыкларны җиңеп, кешелек кыйммәтләрен саклап яши белүегез хәзерге яшь буынга үрнәк булып тора. Дәүләтебез сезгә карата һәрчак олы ихтирам белән яшәргә, адреслы ярдәмнәр күрсәтергә омтыла. Әйе, әле алга таба лаеклы тормыш бүләк итәр өчен бик күп гамәлләр башкарырга кирәк, әлбәттә.
Якташ өлкәннәрем! Сезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, озын гомер, җан тынычлыгы телим. Һәр йортта, һәр гаиләдә бәрәкәтле тормыш хакимлек итсен. Олуг ихтирам белән, Дәүләт Думасының физкультура-спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, якташыгыз Марат БАРИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X