Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм, диеп, томан эчләрендә югалма...

Бар да үтә, бүгенге  1 май да үтеп китте...

Менә шулай иптәшләр, бар да үтә, бүгенге  1 май да үтеп китте, тик бәйрәм яллары әле дәвам итә. Кемгәдер эш, кемгәдер ял, анысы,  кемгә ничек язган булса, шуңа риза булып яшисе. Бу бәйрәмдә кемдер өй юды, бакча чистартты, утын ярдык, өйдек диючеләр дә булды, кемнәрдер җыелышып бәрәңге чыгарды, эшкә барганчы аралап бетерергә кирәк дип мәш килде,  авылларда зират чистарту өмәләре  дә оешты, кемдер тәвәккәлләп төзелеш башлады... Кибетләргә күпләп әзер шашлыклар кайтты, күмер өелде, шашлык дигәннәрен кичтән үк алдылар, иртәгә калмый алайса, эзләп йөрисе була, дип... Кибет дигәннән, кайбер сәүдә нокталары бәйрәм рухы биреп шарлар да элеп куйган.  Җиһанга күз салсаң, адәм баласы умарта корты кебек, гөж килә, инде төшлектә үк яшьләр табигатькә ашыкты... Шуны да оныта күрмәгез, синоптиклар бүген төнгә көчле томан  күрсәтә дип кисәтә, юлларда сак була күрик!

Хезмәт белән көн күрмәк райондашларыбыз бәйрәм рухын сизми калмагандыр, шәт. Әллә киресенчәме? Фикерләрегезне комментарий итеп яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм