Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм дисәң дә, бәйрәм...

Теләк бер: туган илдә тынычлык булсын...

Сугышлар булмый корбансыз,
Ансыз – юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе.
Сугыш! Бу сүз миллионнар күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Сугыш — һәркем өчен дә зур фаҗига. Кемне генә битараф калдырыр икән ул. Сабыйларның әтисез, хатыннарның ирсез калуларына әлеге дәһшәтле сүз сәбәпче бит. Алай гына да түгел, Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан... 
Инде сугыш беткәнгә күпме вакыт үткән булса да, 9нчы майның гүзәл ал таңын якынайткан батырлар һәммәбезнең күңел түрендә. 
Һәр ел саен, авылыбыз Карадуганда авыл җирлеге ветераннары һәм тыл батырлары өчен “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” укучылары көче белән әзерләнгән зур бәйрәм тантанасы уза. Бу ел бәйрәм авыл мәдәният йортында үткәрелде. Тантана залга Изге китапларны алып керү белән башланып китеп, укучыларының берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләве белән дәвам итте. Бу үзәк өзгеч шигырьләрне тыңлаганда сугыш елларын күз алдына китерәсең дә, үзебезнең нинди матур тормышта яшәвебезгә тагын бер кат инанасың. 
Менә сәхнә түренә Ана белән улы чыктылар. Ана үзенең малаен сугышка озата. Аның кайгысы чиксез зур, әйтеп аңлатып бетерә алмаслык тирән, ләкин улына лачын коштай очып фашистларны җиңәргә кушуы, яшен ташы булып дошманнарны илләренә куарга өндәү, улларын югалткан ветераннарыбызга, укучыларга – һәммә кешегә нык тәэсир итте. 
7нче сыйныф укучысы – Зиннәтуллина Эмилиянең моңлы итеп җырлавы, 5нче һәм башлангыч сыйныф укучыларының “Дети войны” көенә матур итеп биюләре беркемне дә битараф калдырмады. “Тучи, эх, эти тучи” көенә барган вальс ветераннарга яшьлекләрен искә төшереп кенә калмады, күз читләрен яшь тамчылары белән дә чылатты. Хәер, башкача була да алмый: мәңге, мәңге онытылачак түгел бу коточкыч газаплы, канлы сугыш еллары! 
Бу көнне, сугыштан кайтып, үз авылыбызда җирләнгән авылдашларыбызга, исеме билгесез булган сугышчы һәйкәленә виноклар куелу белән беррәттән, сакта тору да оештырылды. 
Бәйрәмебез табын артында дәвам итте. Ветераннарыбыз яшь аралаш елмайсалар да, аларның йөзендә яшь буынга рәхмәтлелек хисләрен укып була иде. Аларга аз гына булса да бәхет мизгелләрен бүләк итә алуыбыз белән без дә бәхетле идек. Өлкәннәребез бәйрәмнән канәгать калып, директорыбыз – Гөлсинә Фаил кызына, мәктәп администрациясенә рәхмәтләрен җиткерделәр. Әйе, бәйрәм дисәң дә, бәйрәм булды! 
Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугышлар беркайчан да булмасын, гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын - барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә тынычлык, дуслык, матурлык яшәсен! Бары алар гына дөньяны афәттән саклый бит. Шуңа күрә дөньяда яшәүче һәр кешенең теләге бер: туган илдә тынычлык булсын!



Камалиева Зөһрә, “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү