Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм күрке — изге теләк

Вакыт гел алга бара. Инде менә яңа гасырның бусагасын атлап кергәнгә дә 13 ел вакыт үтеп китте. Алда - 2014, ат елы.

Яңа елда һәммәбезнең дә йөзләрендә шатлык чаткылары балкысын, күңелләребез бәхет-куанычтан ташып торсын, һәрбер кадерле минутларыбызда сәламәтлек, тынычлык юлдаш булып, җаннарыбызга рәхәтлек өстәлсен иде. Яңа елны әнә шундый күркәм мизгелләргә күмелеп каршыларга Балтач халкының тулы хакы бар. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча республиканың тармак министрлыгы тарафыннан үткәрелгән рейтингта безнең район икенче урында тора.

Республикада игълан ителгән төрле төзелеш программаларын үтәү буенча да нәтиҗәле эшебез бар. Районыбыз төзүчеләре тарафыннан дистәләгән торак йорт файдалануга бирелде, социаль-мәдәни, мәгариф учреждениеләре биналары төзелеше һәм ремонтының да туктап торганы юк. Халыкның тормыш шартларын яхшыртуның яңадан-яңа юлларын эзләп, елдан-ел күбрәк чаралар күрелә. Район данын республика күләмендә данлаган спортчыларыбыз да үзебездә шөгыльләнгән, безнең шартларда үскән егетләр һәм кызлар.

Кадерле райондашларым! Бу гүзәл эшләребез алга таба да рухланып яшәргә, дәртләнеп эшләргә этәргеч булсын. Яңа ел бәйрәме белән котлап, сезнең барыгызга да тазалык-тынычлык, озын гомер телим. Бәйрәм табыннарыгыз күркәм, күңелләрегез көр булсын. Яңа ел белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250