Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм үтте, хатирәләр калды

2014 елгы район Сабан туеның абсолют батыры Ринат Хәйретдинов көрәшеп алган «Лада-Гранта» автомобиле янында хатыны Ләйлә һәм кызы Иркә белән.

Бер кочак күңелле хатирәләр, истәлекләр калдырып, быелгы Сабантуйлар да үтеп китте.
Шөкер, ул һәркайда күңел күтәренкелеге, иминлек, райондашларыбызның активлыгы белән үтте. Сәләте, көче, егәре булганнар мәйдан уртасында көч сынашты, узышты, тартышты, бил алышты... Мәйданнан читтә барган ярышларда да спортны үз итүчеләр, җанатарлар, бер-берсенә көч биреп, ел буена җитәрлек илһам алды.
Менә алар - районыбызның төп Сабан туе бизәге булган ярышларның җиңүчеләре: район Сабан туеның абсолют батыры - көрәшчеләр нәселеннән Арбор егете Ринат Хәйретдинов. Аңа РФ Дәүләт Думасы депутаты Вәгыйз Минһаҗев автомобиль ачкычы тапшырды һәм традицион тәкә белән бүләкләнде. Калган авырлыкларда да батырлар үзебезнең районнан.
Малайлар арасындагы көрәштә җиңгән Рафил Вафин (Нормабаш), Фәнис Кәбиров (Арбор), Илназ Миннемуллин (Чепья), яшүсмерләрдән Рафил Сабирҗанов (Норма), Айрат Хәйруллин (Малмыж) барысы да үзебездә - Гарифуллин, Габдрахманов, Хәйретдиновлар кебек данлыклы көрәшчеләребез кул астында шөгыльләнүчеләр. Ир-егетләрдән дә һәр төр авырлыкта батырлар булып үзебезнекеләр - Рафаэль Вафин, Илдар Зарипов (икесе дә Нормабаш), Ринат Хәйретдинов (Арбор), Руслан Рәфыйков (Яңгул), Айдар Хәйретдинов (Арбор) калды. Өлкәннәр дә яшьлекләрен искә төшереп бил алышты. Данлыклы көрәшчебез Фәрит Әхмәдиевта әле һаман көрәш дәрте сүнмәгән, батыр калды.
Сабан туеның тагын бер күрке - ат чабышын та тамаша кылучылар күп булды. Җирле һәм араб токымлы атлар 1800 метрда чапты. Беренчесендә «Татарстан» җәмгыятенең Рафис Сәмигуллин иярләгән «Ласточка»сы, икенчесендә «Якты юл»дан Дмитрий Губанов атланган «Ватан» җиңде. Икенче-өченче урыннарда «Сорнай», «Труд», «Татарстан» җәмгыятьләреннән Никита Агеев, Эдуард Митрофанов һәм Сергей Изосимов, Рушан Латыйпов иярләгән «Малыш», «Погода», «Санадор», «Парк» кушаматлы атлар.
3000 метрга чапкан токымлы атлардан Тукай исемендәге җәмгыятьнең Владимир Семенов утырган «Головорез»ы - беренче, «Ланселот» (Арча) - икенче, «Татарстан» җәмгыятеннән Марсель Шәфигуллин атланган «Кавалер» кушаматлы ат өченче килде.
Нәселле атлар 1200 метрга чапты. Беренче өч призга Николай Коломицев, Владимир Семенов, Николай Лямин утырган «Мелт Сети» («Татарстан»), «Флешка» («Маяк»), «Лоу Глорий» («Яңа тормыш») кушаматлы атлар лаек булды.
Сабантуйда рәхәт мизгелләр күп булды. Аланнан Рафил Әүхәдиев авыш баганага иң беренчеләрдән булып менде. Рифат Сәмигуллин (Балтач) арканны да, таякны да бик шәп тартты, беренче булды. Балтачтан Алсу Нигъмәтҗанова, Казаннан Адел Гарифуллин йөгерешчеләрне әйдәп алып килделәр.
Гер күтәреп мәйдан әйләнүдә Шеңшеңәр авылыннан килгән Нургаян Кәлимуллин, Ләйсән Гайфиева отты. Гер күтәрүдә дә Шеңшеңәр кешесе Рамил Зарипов һәм Балтачтан Илшат Галимуллинга тиңнәр булмады.
Бадминтон буенча субашлы Диләрә Габделхакова белән балтачлы Расил Мөхәммәтгалиев үрнәк күрсәтте.
Волейбол уенында беренче бүләк Малмыжга китте. Куныр командасы - икенче, «Агрохимсервис» өченче булды.
Дүрт үлчәү авырлыгында кул көрәштереп, ир-егетләрдән Рифат Рәхимов (Балтач), Илнар Габидуллин (Сосна), Азат Җәләев (Әтнә), Илнур Әүхәдиев (Смәел) чемпион калдылар. Ә хатын-кызлар арасында җиңүчеләр икәү - Балтачтан Гөлзия Гарифуллина, Салавычтан Земфира Апанова.
Әйе, болардан башка да бик күп төрле ярышлар, уеннар булды, җиңүчеләр бүләк алды. Еллар имин булсын, киләсе елда тагын шушы мәйданда очрашырга насыйп булсын дип таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250