Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото)

Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.

Очрашу вакытында салым өлкәсендәге үзгәрешләр, үзмәшгульләр турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Нигъмәтҗанов Фаил Фәиз улы чыгыш ясады.

Эшкуарлыкка ярдәм турында «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»  җитәкчесе Тимур Гомәров чыгышы тыңланды.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе башлыгы урынбасары Алсу Зәйнетдинова производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча кануннар хакында сөйләде.

Эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча ТР Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Балтач районы вәкиле Рафил Шәфигуллин чыгышы тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X