Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугаручылар бүген

Әтием Фарукның: «Мелиораторлар көне бүген», дип үзенчә горурланып та, сөенеп тә йөргән көннәрен хәтерлим әле. 30 елдан артык тракторда эшләгәч, сәламәтлеге какшап, берара колхозның сугару системасында моторчы булып эшләп алды ул. Икешәр, кайбер җирләрдә өчәр смена туктаусыз су сиптерәләр иде ул чакта. Нигездә күпьеллык үлән басулары сугарылды. Үләнен 3әр тапкыр...

Әтием Фарукның: «Мелиораторлар көне бүген», дип үзенчә горурланып та, сөенеп тә йөргән көннәрен хәтерлим әле. 30 елдан артык тракторда эшләгәч, сәламәтлеге какшап, берара колхозның сугару системасында моторчы булып эшләп алды ул. Икешәр, кайбер җирләрдә өчәр смена туктаусыз су сиптерәләр иде ул чакта. Нигездә күпьеллык үлән басулары сугарылды. Үләнен 3әр тапкыр чабалар иде. Басуларны гел яңартып, ашлап тордылар. Шуңа күрә җәй ничек килмәсен, кечкенә генә басулар да массаны мул бирде. Ул чакта 1 гектардан алынган уңышны хәзер 10 гектарлы басу да биреп җиткерми, ди өлкәннәр. Шуңа күрә җәйнең иң матур бер көнендә хөкүмәтнең махсус карары нигезендә сугаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр иде. Ләкин үзгәртеп корулар башлангач, җирләрне сугару онытылды. Тупланган барлык материал байлыкны таратып бетерделәр. Сугару системасы «Татарстан», «Смәел», «Сорнай», «Кызыл юл», «Бөрбаш» һәм «Яңа тормыш» җәмгыятьләрендә генә сакланып калды. Аларда алтысына нибары 429 гектар, элек бер колхоздагы кадәр генә басуны сугаралар. Һәм районда «Мелиоратор» дигән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять яши әле. Узып киткән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мин шушы җәмгыятьнең генераль директоры Хәниф Бариев белән сөйләшеп алдым.

- Электәге кебек район күләмендә шауламасак та, ел саен искә алып китәбез бу көнне. 30лап кеше эшли бүген безнең оешмада. 20дән артык техникабыз бар. Үзебезнең Балтачтан тыш, Арча, Әтнә районнарына хезмәт күрсәтү дә безнең өстә.

- Зур мәйданнарда сугарулы участоклар булмагач, хәзер сезнең хезмәтнең хаҗәте нәрсәдә соң?

- Һәр районда электән төзелгән буалар күп. Менә шундый сулыкларны ремонтлап торабыз, күлләрне, чишмәләрне чистартабыз, төзәтәбез, заказ булса, яңаларын да төзибез. Узган ел 15 километр сугару линиясе үткәрдек. Авылларга су үткәрү белән шөгыльләнәбез. Хуҗалыклар сугарудан баш тартты дип кул кушырып утырган юк.

- Сезнең белән очрашыр алдыннан финанс хәлләрегез белән беркадәр кызыксынган идем. Начар яшәмисез. Пенсия фондына да, налог оешмасына да түләүләрегезне вакытында күчереп барасыз. Аландагы янгында каза күрүчеләргә дә 11 мең сум акча күчереп беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузгансыз. Буалар, күлләр, чишмәләр карап, авылларга су кертеп кенә даими акча эшләп буламы соң?

- Конкурентлык, базар яшәргә өйрәтә. Төп эшебездән тыш, мунчаларга мичләр дә ясыйбыз, җир казу-күмү эшләренә аерым кешеләрдән дә заказлар алабыз. Техника көчле бездә. Аларда эшләүчеләр дә сәләтле, тырыш егетләр. Бүлек начальнигы Раиф Закиров бик ышанычлы, эзләнүчән, тәвәккәл һәм тырыш хезмәткәр. Эшне таба да, оештыра да белә. Экскаваторчы Азат Гарифуллин, полиэтилен торбалар ябыштыручы Рафил Мөхәммәтшин, Алмаз Фазлыев, бульдозерчы Фирдәвес Зарипов, Олег Пчельников, Рамил Хәлиуллин, скрепер машинистлары Станислав Никитин, Раушан Габбасов, әтиле-уллы Игорь һәм Евгений Кумаев, гомумән, барлык эшчеләребез дә үз участокларында мактауга лаек хезмәт куялар. Баш бухгалтер Фәния, материаль байлыкларга күз-колак булып торучы склад мөдире Наилә исәп-хисап эшләрен бик төгәл һәм оператив башкаралар.

- Сезнең кебек оешмалар республикада тагын да бардыр ич. Алар арасында тоткан урыныгыз ни дәрәҗәдә? Балтач данына тап төшерерлек түгелме?

- Аллага шөкер, һәр елны беренче өчлеккә керәбез. Берничә тапкыр «Татмелиорация» идарәсе вымпелына лаек булдык. Эшебез бар, эшебез булгач ашыбыз да. Хезмәт хакларын вакытында биреп барабыз. Икенче елын инде ул һәр эшләүчегә уртача 20 мең сум чамасы тәшкил итә.

- Әйе, кергәндә хезмәткәрләрегез белән сөйләшкән идем. Зарланмадылар. Һөнәри бәйрәмнәрен дә матур итеп искә алганга сөенгәннәр. Без дә, үтеп киткән булса да, сезнең барыгызны да сугаручылар көне белән котлыйбыз, гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Мондый коры җәйләр еш кабатланып торса, сезнең хезмәткә игътибар элекке вакытлардан да күбрәк булыр әле.

Әңгәмәдәш Хәлил Нәкыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев