Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм яме дуслар белән (+фоторепортаж)

Җырдагыча, дуслар кайда гына очрашсада, бәйрәмнең иң зурысына әйләнеп кала. 16 нчы гыйнвар көнне дә " Фикердәш"ләр дуслары белән кабаттан Кариле авылының "Раил" кафесында очраштылар

Бәйрәм кичәсен иң элек социаль яклау узәге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан Фәрзиев изге теләкләр белән ачып җибәрде.Гел шулай, дус - тату булып, матур гына аралашып яшәвебезне теләп калдылар. 
Бу юлы бәйрәмебезнең төп кунагы булып Казаннан кайткан, бик күп исемнәр яулап танылган җырчы ИлГәрәй " Фикердәш" ләрне бәйрәм белән котлап үзенең җырларын бүләк итте. Безнең белән чын күңелдән аралашып сөйләшеп, арабызда җырларга яратучылар белән дә бик кызыксынды ИлГәрәй. Булат Нәҗипов белән бергәләп " Әти - әни кадере " дигән җырны башкаргач бәйрәм тагында ямьләнде. ИлГәрәйнең җырларын яратып җырлаган Булатка , җырчы белән очрашуы икеләтә шатлык булды. Шушы чарага " Фикердәш " ләрне хөрмәт итеп кайткан өчен район җитәкчеләре исеменнән Алсу Фаризовна, җырчы ИлГәрәйгә Рәхмәт хаты тапшырды. Аннан соң кичәбезне тулыландырып җибәргән район мәдәният йортыннан килгән җырчылар Райнур Фаизов, Рәмис Ганиев, Алмаз Насибуллиннарның җырларын, гармунда уйнауларын бик ошатып карадык. Алып баручыбыз Шеңшеңгәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гафия Газизова бер кемнедә тик тотмады, җырлатты, биетте, төрле мавыктыргыч уеннарда сынады.Бәйрәм сәләмнәрен җиткереп дусларына җыр бүләк иткән Гөлинә Гайнетдинова, Руслан Садретдинов, Булат Нәҗиповны алкышлап торды Фикердәшләр. Көне буе барган бәйрәм әнә шулай һәркемнең күңеленә якты ,җылылык, матур мизгелләр калдырып узды. 
Чулпан Габделганиева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев