Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмдә дә эш ритмы. Кемнәрдә? (+фоторепортаж)

Район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин белән әңгәмәбез аларның эшчәнлекләре хакында

Район энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эш ритмында каршылый. Энергетиклар көне, гадәт буенча, 22 декабрьдә, елның иң кыска, электр утына ихтыяҗ аеруча зур булган көндә билгеләп үтелә. Энергетикларны, гадәттә, көчле бураннарда, давылларда өйләребездә ут беткәч искә алабыз. Ә гадәти көндә әлеге өлкә хезмәткәрләренең эшләре нидән гыйбарәт булуын уйлап та бирмибез. Шуңа да бүгенге әңгәмәбез район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин белән аларның эшчәнлекләре хакында.

– Әнвәр Рәүфович, әңгәмәбезне дистәләрчә еллар элекке вакытлардан башлыйк әле. Үзәкләргә үтеп кергән утсызлык, кышкы бураннарда шәм яктысында утырулар артта калды. Бу замана үзгәрүме?

– Моннан хәйран еллар элек, көчлерәк җил чыкса, ярты район утсыз кала иде. Хәзер мондый хәл бик сирәк була. Барысы да электр линияләрен яңарту, яңа технологик материаллар куллану нәтиҗәсе. Чыбык өзелү яисә башка объектив сәбәпләр аркасында ут сүнә икән, бу инде токны планлы аерып тору гына түгел. Мәшәкатьләре күбрәк булачак, бәла-казасы да аяк астында гына йөри. Шуңа да челтәр компаниясендә кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү мөһим бурыч итеп куелган. Бу максаттан зур чыгымнар тотыла. Яңалык буларак килеп кергән эшләребез дә бар, ул җир асты кабеле салу, бу юнәлештә 4 километр кабель салынды. Шулай ук хәзер социаль объектларга ике ноктадан электр бирелә. Бу авария булган очракта, әлеге объектлар утсыз калмасын өчен эшләнә. Мондый мөмкинлек белән безнең яңа салынган бассейн, Чепья һәм бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасы, суд бинасы тәэмин ителгән. Курмала, Карадуган, Балтачта трансформатор подстанцияләре алышынды. Әлеге эшләр барысы да “Сетевая компания” акчасына эшләнә. Бүгенге көндә, мәсәлән, Арбор авылының ике урамында тулысынча линия алышына һәм яңа трансформатор куела. Шулай ук берәү өстәмә дә куела. Әлеге яңарышлар электр энергиясе зур күләмдә кулланганда үзәкләштерелгән компьютерга хәбәр җиткереп, тикшерү мөмкинлеге дә бирә. Киләчәктә Балтач бистәсендә дә зур эшләр башкарырга уйлыйбыз. Кыш дип тору юк. Районда төзелешләр дә күп алып барыла һәм һәрберсен электр линиясенә тоташтырырга кирәк. Еллык план нигезендә хисаплау приборларының эшләве, дөрес хисап алып барылуы, законлы куллануы тикшерелә. Безнең электромонтерларыбыз хәзер утны өзмичә генә дә өйгә кереп киткән чыбыкларны алыштыра алалар. Моның өчен алар Зәй каласында махсус белем алып кайтты һәм бу очракта кием дә, җиһазлар да максатчан кулланыла.

Реконструкция, ремонт эшләре вакытында утны өзеп торуны халык аңлап кабул итсен иде, чөнки бу эшләр алар хакына эшләнә.

– Авылларда, бистәнең үзендә йортларның кайсындадыр счетчик урамга урнаштырылган, кемнәрдәдер ул өйдә тора. Бу нәрсәгә бәйле?

– Әйе, яңа регламент нигезендә счетчиклар урамга куелырга тиеш. Хәзерге вакытта яңа салынган йортларга электр энергиясен үткәрүчеләр өчен счетчик баганага яисә багана янына утырткан җайланмага чикнең (граница) тышкы ягыннан куела башлаячак. Электән счетчик йортларында булган кешеләрне без мәҗбүр итеп аларны урамга күчертә алмыйбыз. Үз теләкләре белән счетчикларны урамга күчертергә теләүчеләр кабул итеп алуга (приемкага) безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Моның өчен клиентлар белән эшләүче махсус бүлегебез бар.

Язманың дәвамын "Хезмәт" газетасының 22 декабрь саныннан укый алачаксыз.

Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм