Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәтле христиан динен тотучылар!


Изге бәйрәмегез уңаеннан сезнең һәммәгезгә күңел пакьлеге, игелекле эшләр, күтәренке рух телим. Христи¬ан дине күп гасырлар дәвамында кешеләр күңелендә миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, татулык кебек олы сыйфатлар тәрбияләп килде, ул бүген дә Россия халкын бердәмлеккә, иҗади хезмәткә туплауда гаять зур йогынтылы көч булып тора. Христиан динендәге рухи, бөек кыйммәтләр кешеләрдә киләчәккә өмет һәм ыша¬ныч уята, изге гамәлләргә өнди. Районыбызда яшәүче төрле милләт кешеләренең үзара дус, имин тормышта яшәүләре, кулга-кул тотынышып яңа хезмәт биеклекләрен яулаулары әнә шуның ачык, матур гәүдәләнеше булып тора. киләчәктә дә сез, христиан динен тотучылар, милләтләр һәм диннәр арасында татулык һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәрсез дип чын күңелдән ышанам.
Шушы изге көннәрдә гүзәл омтылышлар, яхшы ниятләр күңелегез түренә урнашып, ышанычлы юлдашыгызга әверелсен иде.
Раштуа бәйрәме христиан динен тотучылар яшәгән һәр йортка иминлек һәм бәрәкәт китерсен, сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын!
Марат ЗАРИПОВ
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев