Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмгә - паспорт

Балтачта 15 яшүсмер Халыкара балалар яклау көнендә паспортлы булды.

Әлеге егет-кызлар өчен паспорт алу аеруча истә калыр, чөнки бу вакыйга Халыкара балалар яклау көненә туры килде, димәк икеләтә шатлык-сөенеч дигән сүз.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова паспортның ничек барлыкка килүенең тарихы белән таныштырып узганнан соң, паспортларны яшүсмерләргә Федераль миграция хезмәтенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды, шулай ук район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлегенең эйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева да җылы теләкләр ирештерде. Балаларга истәлекле брошюралар тапшырды, фотолар ясалды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт