Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото)

"Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.

"Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда Кариле авылында урнашкан " Раил" кафесында очрашалар.

Күптән түгел 13 гыйнварда без тагын түгәрәк табын янында җыелыштык. Быел бәйрәм аеруча ямьле, бик күңелле узды. Бирегә Казанннан махсус "Фикердәш"ләрне бәйрәм белән котлап кайткан Татарстанның атказанган җырчысы Ильназ Минвәлиев, Рифат Зарипов, Ильназ Гараев - Илгәрәй матур җырларын бүләк итеп бергә аралашып, биеп бәйрәм рухын күтәреп киттеләр.

Бәйрәм чарасына хөрмәт итеп кайткан өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Рәхмәт кәгазе тапшырды. Аннан соң күптән түгел генә язылышкан Руфия һәм Рөстәм Әүхадиевларны, яңа тормышка аяк баскан парлар Айгөл белән Рифнурны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Фикердәшләрнең гел дус-тату булып, җитез, кыю йөрәкле, тормыштан ямь табып яшәүләренә дә сокланып, рәхмәтен белдерде.

Шушы изге теләкләргә кушылып оешмабыз җитәкчесе Рамазан Фәрзиев үзе язган шигырен җиткерде. Социаль яклау бүлегеннән килгән Фәния Йосыпова да бәйрәм белән котлап узды.

Бәйрәмне төрле кызыклы уеннар, җыр - биюләр белән җилкендереп алып барган Шеңшеңәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гафия Газизова, Инсаф Мәрданов, район мәдәният йортында эшләүче Райнур Фәйзов һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырырлык итеп чын күңелдән башкардылар.

Бәйрәм бу юлы гади узмады, Илгиз хәзрәтнең вәгазьләрен дә бик игътибар белән тыңладылар. Соңыннан Кыш бабай белән кар кызының котлап китүләре, бу бәйрәмнән алган күпме җылы тәэсирләр "Фикердәш" ләрне тагында бәхетле итте.

Чулпан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы