Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнән алган тәэсирләр санаулы минутлар эчендә юкка чыкты

Берничә көн элек район мәдәният үзәгенә "Әниләр көне" уңаеннан әзерләнгән бәйрәм кичәсендә катнаштык.

Матур итеп каршы алып, чәй табыннарына дәшеп, кунак иттеләр, тәбрикләүләр, матур җырлар, теләкләр яңгырады, спектакльне дә яратып карадык. Ихластан сөенеп, күңелләребез булып, елмаю балкыган йөзләр белән залдан чыгып, гардероб янына килдек.
Андагы этеш-төртеш, ыгы-зыгыны күреп шаккаттык. Бәйрәмнән алган тәэсирләр санаулы минутлар эчендә юкка чыкты. Гардеробта кием биреп торучы хезмәткәр берүзе генә йөзләгән кешегә хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый бәргәләнә. Ары килә, бире килә - карап торган кешегә кызганыч...
Ерак авыллардан килгән аналар, олы апалар машина көтеп тора дип, кайтырга ашыга. Хәзер бар җирдә кыскарту бара, гардеробта торучыларны да кыкарттылар микән әллә?

Ерак авылларның берсеннән килгән күп балалы әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250