Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәр кайгы китермәсен

Россиядә һәм Татарстан Республикасында кебек Балтачта да террорчылыкка каршы комиссия күзәтүе астында террор гамәлләрен кисәтү буенча максатчан эш алып барыла. Бу турыда дүшәмбе көнне шушы комиссиянеӊ киӊәйтелгән утырышында җентекләп сөйләшү булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов үзенеӊ чыгышында бу өлкәдә әле эшләнеп бетмәгән, кеше факторына бәйле булган мисаллар белән күпләргә уйландырырлык фактлар китерде. Чыгыш ясаган бүлек мөдирләре үзләре җитәкләгән өлкәдә эшләнгән эшләрне барлап, комиссия членнарына җиткерделәр.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов көндәлек һәм бәйрәм чаралары вакытында полция тарафыннан күреләчәк чаралар турында сөйләде.
Гомүмән, районныӊ террорчылыкка каршы комиссиясе, халыкны игътибарлы булырга чакыра. Шик тудыра торган хәлләрнең шаһиты булган очракта, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләрнең һәркемгә ачык каналлары аша элемтәгә керергә киңәш ителә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Балтач бүлеге кизү хезмәте: 2-43-46; 02; кәрәзле элемтә телефоны: 020.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча кизү хезмәте: 231-45-55.

Бердәй коткару хезмәте: 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250