Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәрдә "Дядя Бо" кафесы ризыклары белән сыйлана аласыз

Авыз суларын китерерлек төрекчә каһвә, тиз арада әзерләнә торган финча уха – хәләл кафе "Дядя Бо"да!

Нариман урамында бер кафе бар, ул «Игрок» уенчыклар кибетенең икенче катында урнашкан. Бирегә килеп керсәң, романтик бер дулкын кагылып уза, ә инде алдыңа төрек сервизларына агызып, комда пешерелгән каһвә китереп тә куйсалар, янында төрек дуслар пешергән пәхләвә дә булса, биредән чыгасы да килми башлый. Җемелдәп торган яшел ташлы кашык Көнчыгыш киноларындагы Сөләйман солтанныкы диярсең!

– Әлеге зәвыклы савыт-сабаны Төркиядән махсус заказ биреп кайтарттык, – ди кафе хуҗасы Азат әфәнденең хәләле Ләйсән. – Кунакларыбызга бик ошый.

Бирегә сыйланырга килгән һәркем кунак, мөлаем караш белән каршы алу, ягымлы итеп сөйләшү – кафеның әхлакый бер бизәге.

«Дядя Бо» кафесы март аенда гына ачылуына карамастан, көн дә иртәнге ун сәгатьтән кичке унга кадәр кунаклар кабул итә. Биредәге кайнар ризыклар, шашлыклар, көнчыгыш тәм-томнары, татлы эчемлекләр һәркемгә ошый. Эремчек кәтлитләре, организмга файдалы солы, тары, сөттә пешерелгән дөге боткасы,, омлет, йомырка тәбәсенең бәяләре дә тешләми, 50 сум гына. Ә инде көн дәвамында кыздырган балык, тавык, мал итеннән кәтлитләр, мильфей, лосось, семга, форель балыгыннан стейкны бигрәкләр дә яратып алалар, ежиклар, голубцы, тавык канатлары, долма, люля кебаб... җаның ни тели, барысы да күңелгә ятыш ризыклар.

– Гаҗәеп кафе бу, ачылганнан бирле гаиләбез белән ял итәргә ике тапкыр килдек инде, – ди кунаклардан Елена Хаҗиева. – Комда пешерелгән кофеның тәмлелекләре, әле Балтачта бер җирдә дә мондый каһвә эчкән юк иде, ул каһвәне «Дядя Бо»ның «йөзек кашы» дияр идем. Кафеның тагын да зураюын, киңәюен телим.

Биредә рәхәтләнеп туган көннәр, бәби ашлары, аз санда кунаклар белән мәҗлесләр үткәрергә була. Ураза тотучылар арасында бирегә килеп авыз ачучылар да күп. Бистәдәге «Саклык банкы» артында урнашкан шаурма ясау киоскы да аларныкы, Чепьяда да кафелары бар, – шулай ук « Дядя Бо».

– Кунакларга кытлык кичермибез, ә менә эшләүчеләр кирәк ди, – ди Ләйсән. – Пешекче, пешекче ярдәмчесе һәм сатучы кирәк безгә. Белемле- тәҗрибәле булсалар тагын да әйбәт, ә инде юк икән, укыта-өйрәтә алабыз. Эш кирәк кешеләр безгә рәхим итсеннәр иде.

Менә бит, эш юк дип йөрисе түгел, үзләре үк чакырып торалар. Әмма хәләл кафе булгач, биредә эшләүчеләргә билгеле бер таләпләр каралган – ханым-туташларның баш киеменнән, озын итәктән йөрүләре, җиңнәре беләктән ары төшеп торуы шарт. Чөнки бирегә мөселман гаиләләре еш килә, алар уңайсыз хәлдә калмасыннар өчен куелган таләпләр бу, дип аңлатты Ләйсән. Тора-бара балалар өчен дә меню эшләнәчәк, ә хәзергә сабыйлар коктейль, туждырма белән сыйлана алалар. Дөрес туклану буенча да меню бар.

– Ризыкны көнендә әзерләп, кунакларга тәкъдим итү ягында без, – ди Ләйсән. – Ризыкны икенче көнгә калдырмыйбыз. Шуңа күрә, безгә киләсе кунагыбыз, алдан-ала шалтыратып, заказ биреп куйса, әйбәт булыр, көтәргә туры килмәс иде. Безнең телефон: 8 (939) 394-14-34. Организм өчен файдалы, туклыклы ризыклар белән сыйлау – изге максатыбыз. Продукция белән тәэмин итүчеләргә таләпләребез катгый, ризыклар бары тик яңа, сыйфатлы булырга тиеш. Ирем бу яктан бик таләпчән. Чисталыкны тиешле тәртиптә тотабыз, савыт-сабаларны стерильләп торабыз.

Балтач бистәсе үзәгендә шундый җыйнак кына, тыйнак кына кафе булуы бик күркәм күренеш. Сез дә килеп карагыз әле, хөрмәтле райондашлар, биредә сезгә дә ошаячак! «Дядя Бо» кафесының адресы: Балтач бистәсе, Нариман урамы, 31нче йорт, эш сәгатьләре 10.00 кичке 10.00 сәгатькә кадәр. Заявкалар да кабул итәләр, өйгә кадәр китереп тә бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе хәләл ризык "Дядя Бо"