Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәрдә ни көтә?!

Авыл китапханәләрендә әлеге көн уңаеннан махсус очрашулар, күргәзмәләр оештырыла. Бистә халкы 4 ноябрьдә үзәк китапханәдә үтәчәк "Безнең көч берәмлектә" дигән китаплар күргәзмәсе янындагы әңгәмәгә кушыла ала.

Шулай ук "Себер тракты һәм Муса Җәлил музее"нда "Батырлык мәңгелек" дигән күргәзмә эшләячәк. Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музее да райондашларны көтеп кала, керү бушлай.

3 ноябрьдә Иске Көшкәттә Россия Герое Олег Исаев истәлегенә концерт булачак. Ноябрь ае дәвамында авыл мәдәният йортларында тематик концертлар, "Көзге бал"лар, армиягә озату кичәләре үтәчәк.

Район яшьләре өчен 6сы көнне "Хыял" үзәгендә "Көзге бал" була.

3се көнне Норма мәктәбендә Рамил Фазлыев истәлегенә шахмат, ә "Балтач" спорткомплексында үсмерләр арасында мини футбол буенча район беренчелеге булачак. Бәйрәм көнендә исә "Балтач" спорткомплексында Тимирязев ис. җәмгыять призына көрәш ярышлары узачак.

"Хезмәт" газетасы бәйрәм, ял көннәрен күңелле уздыру өчен кайда, нинди чаралар буласын хәбәр итеп тора. Шуңа күрә хәбәрсез тормыйк, тормыштан артта калмыйк дисәгез, бәйрәм көннәренә кадәр киләсе елга "Хезмәт"кә язылырга ашыгыгыз, бәясе беренче яртыеллыкка - 549, редакциягә килеп язылу 325 сум. Бәйрәмнәр күңелле үтсен, бергә булыйк, хөрмәтле дуслар!

Фото: http://gov.cap.ru/UserFiles/news/201404/14/Original/dsc02965.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250