Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчкә үстерә белү – үзе зур сәләт

2018 елда аздан гына тотынып Ландыш тормыш иптәше Илгиз белән чәчкәләр үстерә башлыйлар.

Авыл җирендә эш тә юк, акча да, дип калага китүчеләр аз түгел хәзер. Менә шундый кешеләргә Яңгул авылында яшәп эшләүче, чәчкәләр һәм яшелчә үсентеләре үстереп сатучы Ландыш Ибраһимова хакында сөйләп узасы килә.

2018 елда аздан гына тотынып Ландыш тормыш иптәше Илгиз белән чәчкәләр үстерә башлыйлар. Шушы еллар эчендә алар үз хаталары өстендә эшләп, камилләшкәннән камилләшә баралар. Быел эшләтеп җибәргән зур теплицаларында ничәмә мең төп чәчкә булгандыр, Ландыш үзе дә төгәл әйтә алмады, ләкин аларның гүзәллегеннән күзләр йөгерешерлек иде. Чәчкә үсентеләрен сатып кына калмый Ландыш, һәрбер сатып алучының сорауларына җавап биреп, үстерү буенча киңәшләрен бирә, үзе куллана торган ашламаларны да сата. Биредә стаканчиктагы үсентедән алып, кашпо, зур чүлмәкләрдә дә чәчкәләр үсә. Кайберләрендә хәтта төрле чәчкәләр композициясе утыртылган. Чөнки Ландыш үзе ландшафтлы дизайн белән кызыксынучы кеше. Шул юнәлеш буенча укып та кайтасым килә, ди. Димәк, киләчәктә әле ул ишегалларын төрле агач, куак һәм чәчкәләр белән бизәүдә дә ярдәмен тәкъдим итә алачак. Ә бүген без аның балаларыдай кадерләп үстерелгән чәчкәләре турында сөйләштек.

— Иң беренче елда кустовая петуния, бегонияләр утырттык, — дип эшләре белән таныштырудан башлады сүзен Ландыш. — Икенче елны инде интернет һәм Ютубтан карап, өйрәнеп, ампельная петуния, вегетатив үсемлекләр утыртырга булдык. Быел 35 төрле вегетатив сортлар, 15 төрле кустовая петуния үстердек. Алардан тыш төрле чәчәкләр, гөлләр, помидор, борыч, баклажан да үстерелде. Помидорның «Розовый мёд» дигән сортын гына үстерәм, чөнки үзем шуны бик яратам, ул тиз өлгерә, зур була һәм баллырак тәме бар. 2018 елда шушы сортны миннән бер алган клиентларым ел саен да килеп алалар, хәтта алдан да заказ биреп куялар. Шулай ук мин туя, гортензияләр дә алып кайтып сатам. Туяның кечкенә үсентесен башта үзем алып кайтып, Ютубтан ничек үстерәсен, нинди ашламалар кулланасын өйрәнеп, үстереп карадым, үземнекеләр матур итеп үсеп киткәч, инде клиентларыма тәкъдим итәргә дә алып кайта башладым.

Петунияләргә килгәндә инде, мин аларны башта кечкенә савытларда тишелдерәм, аннары аны зуррак савытларга пикировать итәм һәм әзрәк үскәч кенә стаканнарга күчерәм. Безгә ашау кирәк булган шикелле, һәрбер үсентегә һәм гөлгә дә ашлама кирәк. Сатып алучыларыма да шуны аңлатам мин, миннән үсенте алып, аны гади җиргә утыртып куеп, үсенте үсеп китә алмаса, мине гаепләргә ашыкмасыннар иде, мин инде әйбәтләп үстереп биргән, аңа артык яки кимерәк су сипсәң дә, ашламасаң да алар үләргә мөмкин. Ә инде үсентеләрне ашлап үстергәндә, алар җәй буе шау чәчәкләре белән сөендерәчәк.

Әлбәттә, моның кадәр эшне үзем генә башкарып чыга алмас идем, тормыш иптәшем Илгиз бик булыша, шулай ук янәшәбездә гел ярдәм итүчеләрем — әниебез Әлфия Ибраһимова, Әнисә апа Нурмөхәммәтова һәм Сәрия апа Закирова бар. Алар үсентеләргә су сибешеп, тәрбияләргә булышалар.

Монда килеп алучылар да күп, ел саен күпләп ала торган даими эшли торган оешмаларым да бар, шулай ук Авито аша эшләп тә, күпләп алучылар таптым, авылларга да йөрим. Шөкер, ел саен чәчәкләребезне бик яратып алалар, — дип эшендә ярдәм итүчеләренә рәхмәтләрен ирештерде Ландыш.

Без сатып ала торган үсентеләрне күпме тәрбияләргә, алар турында барын да белер өчен күпме өйрәнергә кирәклеген әле уйлап та караганыгыз булмагандыр. Һәрбер хезмәт хөрмәткә лаек, яратып, күңелеңне биреп башкарганнары бигрәк тә. Ландыштан үсентеләр сатып алучылар минем белән килешер, аның үз хезмәте турында сөйләве, һәрбер үсентене изге теләкләр белән сатып җибәрүе битараф кала торган иттерми. Сез дә Ландыштан үсентеләр алырга теләсәгез, Яңгул авылы, Хабра Рахман урамы, 11 йорт адресы буенча килергә кирәк, телефон номеры — 89872376833. Шулай ук күпләп алучылар булганда, Ландыш үзе дә алып килеп бирә ала, аның өчен алдан Ландыш белән хәбәрләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы Ландыш Ибраһимова