Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшарда чик сакчылары көнен зурлап уздырганнар (фото)

Быел Россиянең чик буе гаскәрләре төзелүгә 105 ел тулды.

Чик буе сакчылары көне уңаеннан Чапшарда бәйрәм чарасы узган. Биредә котлаулар, концерт номерлары булган.

Чапшар авылыннан чик сагында 28 чик сакчысы хезмәт иткән, кызганыч, бүгенге көндә аларның инде бишесе мәрхүм. Шакирҗанов Рафыйк, Марданов Габделфәрт, Искәндәр  Хисамов, Гильфанов Гәрәйхан, Хаҗиев Рәлиф, Фәнис Ситдиков, Фәрит Ханнанов, Фәһим Габдрахманов , Шәрәф  Мадияров, Шамил Валиевларны, Рахматуллин Илфир, Фәнил Сәләхетдинов, Рөстәм Галимуллиннар, Валиев Камил, Ильясов Фердинанд, Шәүкәт Гаязов, Камалетдинов Ренат, Маннанов Габдефәрт, Хаҗиев Рамил, Валиев Көтдүс, Хаҗиев Рузил, Габделхаков Тәбрис, Мукминов Раушан,  Камалов Илнар, Камалов Илшат, Рөстәм  Мадияров, Фаляхов Фидаил, Айнур Ризванов - Чапшар авылылынң зур горурлыгы!

Бәйрәмгә ерак араларны якын итеп читтә яшәүчеләр дә, районыбызның башка авылларында яшәүче чик сакчылары да килгән.

"Бәйрәм чарасына  Украинада хәрби хезмәттәге Ранил Маннановның ялга кайткан  вакыты туры килүе авылдашлар өчен икеләтә сөенеч булды. Шулай ук Украинада берничә мәртәбә хәрби вазифасын үтәп  кайткан Фирдүс Фәхим улы Габдрахмановның катнашуына һәм  егетләребезнең әти- әниләре катнашуына  бик шатландык. Илләребездә тынычлык урнашып,  барлык егетләребез исән- имин тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде. Аларның якыннарына нык сабырлык телибез", дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиева.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар чик