Чапшарның горурлыгы. Кем ул? (фото)
Альберт абый үзенең туган җире дип Татарстанның Балтач районын атый.
Күптән түгел татар дөньясы РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт абый Әсәдуллинның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Альберт абый Әсәдуллин 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Суконка бистәсендә туа. Казан шәһәренең 43нче мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри.
1966 елда Казан сынлы-сәнгать училищесын тәмамлый һәм ул вакыттагы Ленинградтагы И. Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегенә укырга керә. Монда укыган чорда кечкенә балачактан ачылган рәсем сәнгатенә булган сәләте белән янәшә әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты ачыла — Альберт абый ул чорларда үтә дә модада булган рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз дан ала.
Ул «Призраки», «Фламинго» группаларында җырлый. 1968 елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла.
Укуын дәвам итү белән беррәттән, җитмешенче елларда «Невские волны» группасында җырлый. 1974 елда институтны тәмамлый. Шушы чорда А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсына Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән А.Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән, Халыкара фестивальләр лауреаты.
1989 елда Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзенең дөнья һәм Россия сәхнәләрендәге концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый.
А. Әсәдуллинга 1998 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Il Бөтендөнья татар конгрессы делегаты булды.
Интернетны ачсаң, анда Альберт абыйның җырлары, иҗаты белән танышырга була. Аларны тыңлап бетерергә генә дә күп вакыт кирәк булачак. Мәскәүгә Малахов та Альберт абыйны бер тапшыруына чакырып татарча җырлатты бит! Ә Альберт абый кемнәрдер кебек татарча сөйләшергә, җырларга куркып тормый, ул бу эшләрне киресенчә татар, мөселман булганы өчен горурланып, яратып башкара! Әти-әнисен дә сагынып искә ала.
Чыннан да, мәшһүр җырчы, рәссам, архитектор, халкыбызның сөекле улы Альберт абый Әсәдуллин белән барыбыз да горурланабыз, аңа иҗат уңышлары, исәнлек-саулык теләп калабыз!
Альберт абый үзенең туган җире дип Татарстанның Балтач районын атый. Ие, аның әнисе Нәгыймә апай шушы районның Ор, әтисе Нурулла абый Чапшар авылларыннан. Чапшар авылы минем дә туган авылым. Менә инде күпме вакытлар Альберт абый турында язасым килеп, аптырап, уйланып йөрдем.
Аның әтисе Нурулла абый авылның оста гармунчысы булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби хезмәтендә полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән кеше. Минем Нурулла абыйның яшь чагы турында моннан бер егерме еллар элек авылдашларым, (инде вафатлар) Бәдерниса һәм Мәгьфирә апайлардан сораштыргалаганым да булды.
Чапшарда Нурулла абыйның абыйсы, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, авылның элеккеге имамы Хәлил абыйның балалары, оныклары бик матур итеп яшәп яталар, бу көчле һәм затлы нәсел. Хәлил абыйның улы Мулланур абый укытучы, мөгаллим, күп төрле һөнәрләр иясе, Чапшар авылының имамы, җәмәгать эшлеклесе. Әле менә Альберт абый Әсәдуллин күптән түгел җәй көне Чапшарга Мулланур абыйларга кунакка кайтып, бер-ике көн торып, әтисенең туган авылына баш иеп, мәчеттә намазлар, догалар укып китте. Ике туган, Мулланур һәм Альберт абый Әсәдуллиннар туганнары янына Балтачка, Ор, Субаш һәм Аджим авылларына барып кайттылар. Альберт абый элек тә Балтачка кайткалый иде. Ул бу үзенә якын, газиз туган ягын бик ярата. Аның үзен дә Чапшарда, Орда, Балтачта бик яраталар, аның белән горурланалар.
Мин үзем хәрби бурычымны Казан югары танк училищесында үтәдем. Җәй айларында мине урманда, кырларда урнашкан танк батальонына җибәрәләр иде. 1977 елларда инде шунда палаткаларда яшәгәндә, кечкенә генә приемниктан Альберт абыйның җырлаганын тыңлый идем. Ул вакытларда ук инде ул Алла Пугачева, Лев Лещенко, Иосиф Кобзон, Ренат Ибрагимовлар белән бер дәрәҗәдәге җырчы иде. Инде менә Ренат абый да вафат булды, аннан соң татарның Россиядә, дөньяда атаклы җырчысы булып Альберт абый Әсәдуллин калды.
Зөлфәт хәйруллин,
Казан-Чапшар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев