Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өч көндә өч янгын

Сентябрьнең беренче декадасында районда өч көн рәттән янгын очрагы булды. Район янгын сакчылыгы бүлеге егетләренең уяулыгы һәм җитезлеге генә аларга артык җәелергә ирек бирмәде. Бүлек начальнигы Таһир Бариевтан әнә шул янгыннар турында сораштым.

- Беренчесе, 5 сентябрь көнне Соснада булды. Иртәнге якта, Мәсхүт Абдуллинның хуҗалыгында ут чыга. Бәхеткә, вакытында күреп алып янгынчыларга хәбәр итәләр. Урак башланганнан бирле «Сосна» хуҗалыгында көчәйтелгән режимда сакта торучы шофер Фәнис Гомәров янгын сүндерү машинасында килеп җитә. Ут җәелеп киткәнче сүндерелә. 7 минут дигәндә Балтачтан килеп җиткән янгынчыларга эш калдырмый Фәнис. Молодец! Язмыш диген, икенче көнне, Мәсхүтнең Балтачта яшәүче улы Рәшиттә янгын чыга. Ул мунчадан чыгып, эчтән яна башлый. Ут тәмам көчәеп, түбәдән чыккач кына бер күршесе күреп алып безгә хәбәр итә. Ут инде өйгә дә күчкән була. Янгынны сүндерүдә бүлекнең өч машинасы да катнаша. Һәм аңа артык җәелергә ирек бирелми, урында сүндерелә. Тик йорт хуҗасын коткарып калып булмый. Ул янгынчылар килгәнче үк төтенгә тончыгып үлгән була. Бу янгынны сүндерүдә коммуналь хуҗалыктан су ташый торган ике машина, «Сорнай», «Игенче», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларның һәм Яңгул пунктыннан янгын машиналары да тиз арада килеп зур ярдәм күрсәттеләр.


7 сентябрьдә янгын сакчылыгы бүлегенең диспетчерлык пунктына тагын Балтачтан хәбәр алынды. Ленин урамындагы 17нче йортның Знче катындагы 11нче фатирдан төтен чыккан. Килдек. Бәхеткә, әле янгын чыгып өлгермәгән иде. Хуҗалар газ плитәсенә табада пешерергә әйбер куеп онытканнар. Ул әйберне ашый алмасалар да, уяу күршеләренә рәхмәт әйтеп, зур фаҗигадән котылып калуларына сөенеп, моннан соң газ, электр приборларыннан сакланып файдалансыннар иде инде. Әле газ плитәсендә табада әйбер яндырган өчен янгын күзәтчелеге инспекциясе алдында җавап тотасылары бар.
Таһир БАРИЕВ белән Хәлил НӘКЫЙПОВ сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250