Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чагыштырсаң исең китәрлек

Әле гамьсез башка дөнья уе кермәгән беркатлы риясыз балачагын һәркем үзенчә сагына торгандыр.

Безнең буынның балачагы мохтаҗлык үзәккә үткән елларга туры килсә дә, аның да сагынып искә алырлык матур яклары бар иде.
Яңа ел җитә башласа, елка бәйрәменә әзерләнергә тотына идек, мәктәп залына урнашкан чыршыны бизәр очен кәгазьдән кисеп төрле төстәге боҗралар, уенчыклар ясар идек, һәр бала үз осталыгын күрсәтер өчен ярыша торган иде. Ә инде декабрь азагында үткәрелгән чыршы бәйрәме күңелгә үтеп калган иң матур мизгелләрнең берсе. Елка тирәсендә кулга-кул тотышып җырлап-биеп күңел күтәрелә иде. Ә инде аерым гына җыр-бию башкарсаң, яисә шигырь сөйләсәң, шатлыкның чиге булмый, чөнки кулга ике-өч кәнфит, яисә баллы прәннек эләгә. Барыбер рәхәт иде яңа елны яңа сөенечләр көтеп, уңышларга ымсынып күтәренке рух белән каршылау. Хәзер дә бала-чага гына түгел, яңа елны ниндидер үзенчәлекле яңарышка исәп тотып, өлкәннәр дә ашкынып көтеп йөри башлый. Күп кешенең көндәлек табыны туй сыена тиң булса да, һәр төрле тауар сыгылып торган кибетләрдә сатып алучылар ишәя, хезмәт коллективларында тарату өчен дә бүләк пакетлар әзерли башлыйлар. Бу яктан район үзәгендә урнашкан «Нур» супер-маркеты сатып алучылар өчен бигрәк тә уңайлы, кибет заллары иркен, тауар ассортименты искитмәле, теләгән һәр нәрсәне кулыңа тотып, сайлап алырга мөмкинлек тудырылган. Супер-маркет мөдире Инзилә Александрова кибеттә бөтен яктан тәртип һәм алучыга уңайлы булсын өчен искиткеч зур җавапчылык тоеп эшли, һәр сатып алучыга игътибарлы, яхшы мөгамәләдә булырга иң беренче үзе башлап үрнәк күрсәтә, башкалардан да шуны таләп итә. Мин үзем биредә күптәннән эшләгән Гөлсинә, Ясирә, Сәрия, Зәйтүнә, Земфиралар кебек кызларның эшеннән бик канәгать, алар кибеткә кергән һәркемгә туганнарча җылы мөнәсәбәт күрсәтәләр, ниндидер тауарга алдан заказ биреп куйсаң, һичшиксез, үтәргә тырышалар.
Балтачта сәүдә нокталары күп, берсен мактап, икенчесен яманларлык түгел. Үзебезгә якын урнашкан «Йолдыз» һәм «Алтын ай» кибетчеләрен дә мин бик яратам, һәркемгә һич тоткарлыксыз тиз хезмәт күрсәтәләр, ягымлы, ипле мөнәсәбәтләре белән үзләренә тартып торалар. Яңа ел алдыннан эшләре бик тыгыз булса да, бөтен сатучыларның эшләре уң булсын, халыкның күңеле шат булсын, Яңа елга матур өметләре аклансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев