Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чакрымнарны кушсаң әгәр...

Бу бәйрәмдә дә тормыш иптәше белән парлап, иркенләп йөреп ял итәргә насыйп булмады Эдуардка.

Җитәкче шоферына яллары да сирәк эләгә шул. Гел каядыр барасы, кемнедер илтәсе, кемнедер алып кайтасы. Әнә, соңгы яфрак бәйрәмендә дә кирәкле әйберләр юнәтеп, кеше ташып үтте дә китте көн, гаиләсе белән була да алмады. Карап торышка рәхәт кебек тоелса да, бик түзем, сабыр, тыныч кешеләр генә җитәкче шоферы булып эшләп калалар шул. Эдуард Казанда шактый төшемле генә эштә эшли башлаган иде инде. Олыгаеп баручы әти-әнисен ялгыз калдырмау нияте белән кабат Чепьяга кайтты. Өйләнде, төп йортта әти-әнисе белән торалар.

Ике ел инде «Труд» җәмгыяте рәисен йөртә. Әтисе Анатолий да заманында хуҗалык рәисләре шоферы иде. Олыгая башлагач кына, өйдә, гаиләсе янында күбрәк булырмын дип йөк машинасына күчеп утырды. Җәмәгате, Чепья урта мәктәбендә математика укытучысы Зоя Ивановна сөенеп туя алмады. Сөенмичә, алайса өйдән иртүк чыгып китте, кичен кайчан кайтасын белгән юк, өйдәгесен карарга бөтенләй дә вакыты калмый иде ич. «ГАЗ-53» машинасында, хуҗалыкның башка шоферлары белән бергә эшли башлагач, Анатолий да йортта еш күренә башлый. Әле кайсы көнне оныгы Полинаны бакчадан алып кайтырга да җай чыгара. Үзенекеләре үскәндә, җитәкчеләр йөртеп, гел юлда булды шул. Аннан Анатолий үзе әйтмешли, баланың баласы тәмлерәк тә була икән ул. Менә бервакыт Ижауда укытучы булып эшләүче кызлары Эльвина да оныклы итәр әле үзләрен. Шунда университет тәмамлап инглиз теленнән укыта ул. Кияүләре Олег белән матур гына яшәп яталар. Әле быел Гырон быдтон бәйрәменә кайтып сөендереп киттеләр, укытучылар көнен дә онытмыйлар.

- Минем арттан куып килә, - ди Чепья урта мәктәбендә директор булып эшләгән пенсиядәге остаз укытучы Василий Федорович, гыйнвар аенда энесе Анатолийга 60 яшь тулуын искәртеп. 60 ел гомеренең 30ы руль артында үткән. Ул узган чакрымнарны бергә кушсаң җир шарын ничә кат әйләнеп чыгып булыр иде микән?! Хуҗалык, район тарафыннан төрле елларда аңа бирелгән бүләкләр Анатолий Федорович Трофимовның тырыш, уңган, булган шофер икәнлеген искәртеп торалар.

Мельничная авылында яшәүче Федор Пашкеев та шушы ук «Труд» хуҗалыгында мактаулы шоферларның берсе. Ул быел да «ГАЗ-53» автомашинасында комбайннардан 1000 тоннага якын ашлык ташыган. Ә Анатолий иске машинасында Федор гына түгел, башка күп шоферлар кайтарып бушаткан ашлыкны ындыр табагында күчереп йөрткән.
Рәсемдә: Анатолий Трофимов.

Федор Пашкеев.

Хәлил НӘКЫЙПОВ фотосы һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250