Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чанатауда сак булыгыз, әйләндерә дә ата...

Өч тапкыр әйләндерде, аннан  кырыйга тотып атты, шок була язды...

“Хөрмәтле “Хезмәт”! Бу Чанатауны язып чыгыгыз әле, берәр хәл булганчы, Аллам сакласын. Быел аны нишләптер карамыйлар, башта 2 метрлы үләннәр үсеп утырды, әле хәзер дә бар алар, коры-сары... Уртадан шуам дисәң, бик тирән чокырлар хасил булган, шуларга эләксәң борып ата,  кырыйдан шусаң, ерганакка очуың бар. Тауның башында да аякта басып торып булмый. Тау бик куркыныч хәлдә. Җепшек көнне шуып шул дәрәҗәгә килде микән...”, дип язалар безгә.

Узган ел да шуа-шуа шушындый хәлләр кабатланды, балаларның хәтта йөзләре сыдырылу очрагы  булды. Зарланыр өчен түгел, халык табигатьтә күңелле ял итсен өчен булдырылган Чанатау инде ул. Булдыручыларга да рәхмәттән башка сүз әйтеп булмый, шуган өчен акча түләттермиләр, салып та бир, карап та бир,  дип әйтүләре дә мөмкин. Арабызда тауны рәттә китерергә теләүче активист ир-егетләребез дә бардыр инде ул... Тик җаваплылык дигәне кулдан тота һәм һаман да шул җаваплы кешеләргә мөрәҗәгать итүгә кайтып кала. Ни генә дисәк тә, тауны игътибарсыз калдырырга ярамый. Чөнки караңгы төшкәч, бер кат эштән бушагач балаларын алып килүчеләр бар,  менә алар хәйран җитди зыян күрергә мөмкин, чөнки арада бакча яшендәге балалар күп, Аллам сакласын. Мин дә инаныр өчен шуып карадым, – караңгыда, уртадан. Өч тапкыр әйләндерде, аннан  кырыйга тотып атты, шок була язды, шуышып диярлек мендем дә,   тауны рәтләмичә бүтән килмәм, дидем. Нәкъ  башкалар кебек.Теге 2 метрлы үләннәрне дә күрә алмадым... Ошаганга ошый инде, сикермәле тау да, әмма иминлек турында онытмыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чанатау