Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшар авыл клубында Яшьләр форумы узган (+фото)

Чапшар авыл клубында Бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, Норма авыл җирлеге буенча Яшьләр форумы оештырдык.

Бердәмлек көне инде ул дуслык көне дигән сүз! Бу бәйрәм үз илеңә, туган ягыңа патроитлык хисләре тәрбияләү, тирә-юньдәге кешеләрнең бер-берсенә ярдәмләшеп, берләшеп, төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләре һәм һәркемнең үз туган иле белән горурлану хисләрү уяту максатыннан билгеләнгән. Безнең дә төп максатыбыз күрше-тирә авыл яшьләренең дуслык-татулык җепләрен ныгыту, аларның уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен, идеяларын, проблемаларын тыңлау һәм бергәләшеп фикер уртаклашу иде.

Форумга Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Фәргать улы Гатауллинны, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллинны чакырдык. Алар шушы җирлектә яшәүче яшьләрнең нинди дәрәҗәләргә ирешкәннәрен мисал итеп күрсәтеп киңәшләр бирделәр. Ничек итеп алга барырга, актив булырга өйрәттеләр. Алар өчен нинди мөмкинлекләр, программалар, проектлар барлыгын аңлаттылар һәм яшьләренең сорауларына җавап биреп, килеп туган авыр мәсьәләләрне бергәләп чишәргә килештеләр.

Соңыннан “Яшьләр-онлайн” төркеме җитәкчесе Гөлназ Асадуллинаның тәкъдиме буенча бөтен җирлек яшьләре бергә җыелып концерт куярга дип карар чыгардык. Яшьләргә бу очрашу бик ошады, киләчәктә мондый форумнарны ешрак оештырырга дип сүз бирдек.

 

Гүзәлия Вәлиева,
Чапшар авылы.

Автор фотолары.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы