Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшар балалары Гөлфия Мәрдәнова белән очрашты

Чапшар авыл клубында лаеклы ялга чыккан укытучы Гөлфия апа Мәрдәнова белән очрашу үтте.

Гөлфия апа балаларга: “Мөселманнарга намаз уку, хаҗга бару гына җитми, кеше изге гамәлләр кылырга тиеш, без үзебезнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга тиеш. Кыш көнендә бигрәк тә кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ, без аларга җимлекләр ясап, җим биреп торырга тиешбез!” – дип аңлатты.

Шулай ук гади катыргы коробкадан җайлы гына итеп җимлек ясап булганын күрсәтте. Кошлар турында шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде. Әлеге чара һәркем күңелендә матур тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу