Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшар балаларын куркыныч сайтлардан чиклиләр 

Чапшар авыл клубында балаларыбызны интернет челтәрләрендәге куркыныч сайтлардан саклап калу, аларны шушы афәтләрдән кисәтү максатыннан әңгәмә үтте. 

Бүген күпчелек балалар һәм яшүсмерләр буш вакытларын интернет дөньясында үткәрә. Кызганыч, бөтендөнья “пәрәвез”ендә нинди куркыныч сагалавы турында алар үзләре дә, якыннары да уйлап бетерми. 
Җинаятьчеләр күптән инде интернетны үз максатларында оста файдаланалар. Наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрне пропагандалау, экстремистик оешмаларга һәм секталарга тарту, үз-үзенә кул салуга яки тирә-юньдәгеләргә карата агрессия, көч кулланырга этәрү, балалар порнографиясе – бу әле интернетның чиксез киңлекләрендәге хәвефләрнең тулы исемлеге түгел. Без балаларыбызга интернетның шундый куркыныч яклары булуын аңлаттык , сак булырга өндәдек. Шулай ук, безнең бурычыбыз – балаларыбыз буш вакытларын интернет челтәрләрендә мәгънәсезгә сарыф итмәсен өчен мәдәният учакларында аларга күбрәк чаралар оештыру. 
Гүзәлия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар