Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшар чишмәләре Бөтенрәсәйгә танылды

Чапшар авылының клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева гел ниндидер конкурсларда катнашып, авыл яшьләрен җәлеп итәрлек проектларны табып, шул бәйгеләргә ныклап әзерләнеп, уңышлары белән сөендереп тора.

Менә шушы көннәрдә дә ул чираттагы җиңүе белән уртаклашты. “Туган якта кояш та яктырак” дип аталучы Бөтенрәсәй конкурсында “Туган ягым чишмәләре” номинациясендә Гүзәлия Вәлиева I дәрәҗә дипломга лаек булды.
- Безнең Чапшар авылында 41 чишмә бар дип сөйлиләр. Әмма аларның күбесе авылдан читтә – урман ягына таралып урнашкан. Аеруча Чапшар елгасында күп. Монда соңгы елларда гына да берничә чишмә бәреп чыкты. Авыл халкы җиләккә килгәч тә, көтү көткәндә дә шушы чишмә суларын бик яратып эчәләр. Авылыбыз эчендә дә чишмәләр бик күп. Мин менә шулар турында презентация эшләп, әлеге чишмәләр белән таныштырырга дип авылыбызның балаларын алып бардым. Аларга чишмәләр тарихы бик кызыклы булды, - дип әлеге юнәлештәге эше белән уртаклашты Гүзәлия ханым. 

Гүзәлия Вәлиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев