Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшарның үз кешесенә әверелгән Нижгар кызы

Солдатенкова Елизавета Федоровна тумышы белән Нижгар өлкәсе, Салгановск районы, Ерпилево авылыннан.

Ул урта мәктәпне тәмамлагач, китапханәдә эшли, өлкән пионервожатый була. Сугыш чорында Казанда институтта укыган. Аларны яралыларга булышырга госпитальләргә җибәргәннәр. Институтны тәмамлагач, Чапшар сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп кайтаралар.

 

Ул Чапшар егете Галимҗанга кияүгә чыгып, шушы авылда төпләнеп кала һәм 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Лиза апа бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Тирә-юньдә аны белмәгән кеше юк, барысы да хөрмәт итә. Утыз ел балалар укытканнан соң лаеклы ялга чыга. Аннан берничә ел эчендә зур кайгылар кичерә: ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан абый, уллары Марс һәм Марсель бер-бер артлы вафат була. Лиза апаның тырыш хезмәте өчен бирелгән медаль һәм мактау кәгазьләре бик күп була. Елизавета Федоровна 2013елның 30 августында мәрхүмә булды.

Гүзәлия Вәлиева
Чапшар авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр