Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаралар күңел җылысы белән үтә. Кайда дисезме? (+фоторепортаж)

8 май көнне "Факел" яшүсмерләр клубында балачагын шушы дәһшәтле көннәр арасында югалткан тыл ветераннары өчен очрашу кичәсе узды.

Җиңү көне. Кемдер өчен бу бәйрәм булса, сугышны үзләре кичергәннәр һәм шул чорның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыган тыл ветераннары өчен, мөгаен, күз яшьләре көнедер. 8 май көнне "Факел" яшүсмерләр клубында балачагын шушы дәһшәтле көннәр арасында югалткан тыл ветераннары өчен очрашу кичәсе узды. "Кирәкми безгә сугыш" исеме астында үткән кичә чәй табыны артында эчкерсез күңелдән сөйләшүләр белән якташыбыз тарихчы, укытучы, китаплар авторы Ленура Сафина, үзенең сугыш вакытындагы истәлекләре белән уртаклашты. Концерт номерлары белән үрелеп барган очрашу тамашачыларга да бик ошады.

- Мәгънәле, тәрбияви, күңелләргә үтеп керелек очрашу бәйрәм оештырганнары өчен ихластан олы рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Истәлекләр белән уртаклашу, балаларның концерт номерлары, аларга өлкән буынның да бик теләп кушылуы бәйрәмне тагын да күркәм итте. Рамазан ае булганлыктан уразада булган өлкәннәр өчен авыз ачу хәстәрен дә кайгыртканнар. Монысы да олы мактауга лаек. Шунысын  ассызыклап узасым килә, клубта узган һәр чара күңел җылысы белән үткәрелә. Коллективка киләчәктә дә зур уңышлар, гаиләләренә тигезлек, үзләренә саулык-сәламәтлек телим, – дип изге теләкләрен ирештерә сайтыбыз аша Балтачтан Тәскирә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев