Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чараның төп идеясе - җитештерүче җирле предприятияләргә үз продукциясен күрсәтү мөмкинлеге бирү иде

12 февральдә Балтач муниципаль районында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган продукция күргәзмәсе-презентациясе булып узды.

Чараның төп идеясе – җитештерүче җирле предприятияләргә үз продукциясен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Аның нәтиҗәсе җирле производство товарларына ихтыяҗны арттыру һәм гомумән бизнес-климатны яхшырту булырга тиеш.

Балтач шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның бай ассортименты тәкъдим ителде. "Икмәк» кулланучылар җәмгыятенә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, казылык һәм ит продуктлары, бастырма, төче ит, кош-кортның ысланган итләре, ысланган балык, газланган татлы су тәкъдим ителде. «Самигуллин А.» крестьян-фермер хуҗалыгы күргәзмәгә бал һәм умартачылык продукциясенең киң ассортименты тәкъдим итте. «Гыйльмуллин И.» крестьян-фермер хуҗалыгы ат итләре продукциясен тәкъдим итте, аларның тәме Татарстанга гына түгел, аннан читтә дә дан казанган . «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте тортлар, өчпочмак, бәлешләр, төрле пироглар белән сөендерде һәм әлбәттә кунакларга татаның милли ризыгы - чәк-чәк тәкдим ителде. "Балтач сөт комбинаты» җәмгыяте сырның төрле сортларына дегустация үткәрде. Шулай ук күргәзмәдә атланмай һәм эремчек тә бар иде.

Барлык килүчеләр дә җитештерүчеләр тхакындагы мәгълүмати стендларны зур кызыксыну белән карадылар, җитештерелә торган продукция белән таныштылар. Тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты бик күп иде.
Әлеге чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның табигыйлыгы, сыйфаты, сафлыгы аңлатылды һәм тиешле буклетлар таратылды.

Фото: автор

Гөлназ Шакирова,
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Арча территориаль органы контроль-инспекция

бүлеге эксперт-белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госалкогольинспекция