Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчәк бәйләмнәре түгел – китаплар

31 июль – Яраткан китапны искә төшерү көне. Чынлыкта китап укучылар күп тә түгел кебек.

Мин үз гомерендә бер генә әсәр дә укымаганнарны, меңәрләгән китап җыючыларны, “Китап укыганың бармы?” дигәч, “Отцы и дети”ны тулысынча диярлек укып чыктым” диючеләрне, китап укудан фильм карауны артыграк күрүчеләрне беләм. Һәм соңгылары – күпчелек.

Үзем китап укыйм һәм бу вазгыятькә тормышымда берничә ел элек булган бер хәл өчен рәхмәтле...

Ул көн салкын һәм кояшлы иде. Октябрь үзенең уртасына якынлашканда була торган тылсымлы көннәрнең берсе иде, кыскасы. Мин чын бәйрәмчә итеп ап-ак куртка, кызыл башлык киеп бакчага эшкә дип чыгып барам. Мондый көнне бакчада үткәрәчәгемне уйлап, ничектер бик иренеп кенә юллы-юллы йомшак оеклар өстеннән бутыйларны киеп маташканда баскыч төбендә бер төргәкне күреп алдым. Кая шуны карамыйча китим инде! Бутыйдагы аяк җирдә, оектагысы – баскычта, мин шул рәвештә теге төргәккә үрелдем. Ак акварель кәгазенә төрелгән нидер, ә анда бер малай рәсеме. Шул ук кәгазьдән кепкасы да бар. Кызыыыык! Мин бу малайны бик игътибар белән карыйм – карарга өлгермим дә – анда минем исем! “Миләүшәгә”. Бераз гаҗәпләндем мин ул вакытта, бераз дип әйтеп булса. Бакчага чыкмадым, кыскасы.

Кире кереп, шул юллы-юллы оекларымдагы аякларымны кочаклап утырып теге төргәкне сүттем. Аны сүтүе, эх, күңелле иде. Рәсемдәге теге малайның кепкасы салына икән, шул кепканы салдыргач, аның башындагы чәчләре күренде. Мин төргәкне сүтү турында оныттым да инде, кепканы салдырып-киертеп шактый озак уйнап утырдым әле. Төргәк эчендә китап иде.

Шуннан соң ни укырга икән дип уйлаганым булмады. Атна саен миңа чәчәк бәйләмнәре түгел, китаплар килә иде. Менә бу күңелле ичмасам! Мин ул китапларны яраттыммы икән, белмим, тик шул шимбә саен китап алган вакытларны нык яраттым.

Мәктәптә бирелгән әсәрләрнең дә кыскача эчтәлеген генә интернеттан табып укып барган, мине китап белән күргән саен: “Ничек укыйсың син аны?” – дип әйтә торган энем шул китапларның берсен (иң зурысын, биш йөз битлеген әле) укып чыкты! “Укы инде, укы инде!” дип торганда укымаган малайның үзе сайлап алып, һәр бүлекнең эчтәлеген илһамланып сөйләп барып, шул калын китапны укып бетерүе – аһ, рәхәт күренеш! Менә аның беренче китабы яраткан китабы булачак, ахрысы.


Миләүшә Халикова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә