Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепья авылында Бөек Ватан сугышы ветераны кызы йортында мөхтәрәм кунаклар булды (фото)

Кичәге 27нче август көне районыбыз тарихында истәлекле вакыйгалар белән кереп калачак. Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы Гөлнара Гайфуллина гаиләсе өчен дә үзенчәлекле булды бу көн.

Берничә көн элек кенә әлеге гаиләгә яңа йорт тапшырылган иде. Районыбыз җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына салынучы йортларның төзелеше белән танышу йөзеннән Татарстан Республикасының Иминлек советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Радинович Шәфигуллин белән район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм авыл җирлеге рәисе Азат Нотфуллин, "Труд" җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадиев аларда кунакта булды.
Мөхтәрәм кунаклар ветеранга исәнлек-саулык теләп, Гөлнара ханымның әтисе Лотфулла Гайфуллинның Бөек Җиңүгә кергән өлеше өчен рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдереп, истәлек бүләге тапшырдылар.
Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250