Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепья авылында яшәүче 90 яшьлек Гарифҗан ага сайлауга үзе килде

91 яше туларга санаулы гына көн калганда да...

Чепья авылында яшәүче Гарифҗан ага Галиев инде олы яшьләрдә булуына карамастан, сайлауга таякка таянып булса да килде.

Чепья авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның мәгариф отличнигы”, “Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Балтач районының Почетлы гражданины Гарифҗан Гали улы Галиев райондагы иң өлкән сайлаучыларның берсе. 91 яше туларга санаулы гына көн калганда да әле 52 ел элек үзе нигез салган “Халыклар дуслыгы” музеенда директор булып эшләүче Гарифҗан ага, һәрбер сайлауда актив катнаша. Бу юлы да үзе тавыш бирә торган участокка иң беренчеләрдән булып килде һәм тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар