Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепьяда узган халык җыенына ТР Куркынычсызлык Советы рәисе Айрат Шәфигуллин кайтты (+фоторепортаж)

Чепья авылында узган халык җыенына республикадан мәртәбәле кунаклар, эстрада артистлары кайтты.

8 февраль көнне Чепья мәдәният йортында узган халык җыенында ТР Куркынычсызлык Советы рәисе, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллин, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Гади генә әйтсәк, 4 җитәкчелекнең, ягъни республика, район, җирлек җитәкчелеге һәм республика югарылыгында нәшер ителүче матбугат чарасы мөхәрриренең очрашып, үзара киңәшләшүе иде бу. Әлеге эшлекле визит нәтиҗәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып кына калмый, ә халыкның фикеренә дә колак салына, сорауларына җавап та бирелә.
Җыен Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинның чыгышы белән башланып китте. "Нәкъ 10 ел элек, шушы көнне биредә зур бәйрәм булган иде. 8 февраль көнне шушы мәдәният йортының тантаналы төстә ишекләрен ачып, кулланылышка тапшырган идек, менә кабат бирегә җыелдык", дип сүз башлады җирлек башлыгы.
Чепья районда халык саны буенча иң зур җирлекләрнең берсе. Биредә күпмилләтле халык яшәве - бу җирлекнең зур байлыгы. Мәктәбендә 4 төрле телдә укытыла, бу рус, татар, удмурт, мари балалары һәркайсы үз ана телендә белем алу бәхетенә ия дигән сүз.
Җирлек башлыгы демографик вәзгыять, яшәеш белән таныштыргач сүзен башкарылган эшләр белән дәвам итте. Шәхси хуҗалыклар торышы, халыкның көн-күреше, ел дәвамында республика программалары кысаларындагы алып барылган төзелешләр, шулай ук үзара салым акчасының тотылышы кебек мөһим мәсьәләләр аның чагышында киң яктыртылды.
Шәхси эшмәкәрлек тармагына аерым тукталып, шәхси эшмәкәрләр җитәкләгән "Зифа" , "Алтын тал" кебек җитештерү оешмаларның эшчәнлеген югары бәяләде. Тагын бер егетебез киләчәктә куян фермасы булдыруны күздә тота, дип әйтеп узды.
"Җирлектәге "Арбор". "Труд" авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең һәр эштә матди ярдәмен һәм теләктәшлеген табып эшләп киләбез", дип белдерүе җиректәге бердәмлекне күрсәтте.
Чираттагы докладлар белән Чепья участок хастаханәсе баш табибы Резеда Закирова һәм участок вәкиле, полиция хезмәткәре Эдуард Фәйзрахманов чыгыш ясады.
Резеда Нуретдиновна сәламәтлек саклау, медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау төрләре, диспансеризация үтү хакына аңлатмалар бирде. Участок инспекторы исә авыл җирлегенә караган 8 авылдагы вакыйгалар белән таныштырды. Җинаятьләр һәм аларны булдырмау, вак хулиганлык, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу яки административ җаваплылыкка тарту һәм мәгариф учреждениеләрендә укучылар белән үткәрелгән очрашулар әти-әниләр җыелышларында әңгәмәләр оештырылуының нәтиҗәсе барлыгын ассызыклады. Терроризм һәм экстремизм белән бәйле рәвештә мәгариф учреждениесендә, халык күп җыела торган объектларда аңлату эшләре алып барылды. Күчеп кайтучылар, таныш булмаган, чит кешеләр хакында вакытында мәгълуматлар алып барырга тырышабыз, дип белдерде.
Ә районыбыздагы төп вакыйгалар һәм яңалыклар белән таныштыру өчен сүз Район башлыгы Рамил Нотфуллинга бирелде.
Аның чыгышы районның икътисади үсешендә зур урын алып торган җитештерү тармакларына бәя бирүдән башланды. Авыл хуҗалыгы өлкәсе, оешма-учреждение, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге күз уңында тотылды. Республика күләмендәге 30лап програмада катнашу нәтиҗәсендә зур масштаблы төзелеш эшләре алып бару, ел саен районда ФАП, ветеринария пунктлары, күп функцияле үзәкләр, авыл клублары, спорт мәйданчыклары булдыру, социаль биналарга һәм күп катлы торак йортларга капиталь ремонтлар эшләре турында дәлилләр белән аңлатылып барылды.
Шулай ук кече бизнес, Грантлар оту, ваклап һәм күпләп сату, товар әйләнеше кебек сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр эшчәнлегенә тукталды.

Мәгариф, медицина, мәдәният, яшьләр эше спорт, сәнгать мәктәпләре, хокук саклау органнары, җәмәгать тәртибен саклау, пенсия Фонды һәм кебек халык белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләрне хезмәт коллективларының эшчәнлекләре белән таныштырды.
Районда эш урыннары булдыру шәхси эшмәкәрләр арту хисабына арта. 2 меңнән артык кеше читкә, ягъни шәһәрләргә китеп эшли. Алга таба район җирлегендә хезмәт урыннары булдырырга, авыл хуҗалыгы районы буларак, бу юнәлешкә өстенлек бирергә планлаштырыла, дип белдерде район башлыгы.
Чиратта сүз ТР Куркынычсызлык Советы рәисе, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллинга бирелде. "Республиканың икътисади үсешендә Балтач районының өлеше шактый зур, нәтиҗәле эшчәнлек, динамикалылык, яңалыкка омтылу нәтиҗәсендә сезнең районда тормыш алып бару дәрәҗәсе яхшы дип бәяләде. Хезмәттән ямь һәм тәм табып яши беләсез. Тырыш халык яши районда. Сезне күп очракта республикада үрнәк итеп күрсәтәбез, Сез лидерлар рәтендә!" дип мактады.
Куркынычсызлык советы җитәкчесе буларак, Сериядәге кан коюларны, экстремизм һәм терроризм белән бәйле вакыйгаларны искәртеп үтте. Безнең һәркайсыбызны Татарстанның 77 егете бүгенге көндә Сериядә хәрби хезмәттә булуы сагайта", дип белдерде.

Мәгариф тармагына тукталып, белем бирү сыйфатын тагын да яхшырту һәм мәктәп яшендәге укучыларны гына түгел, яшьләрне тәрбияләү бурычын да арттырырга кирәк, дип басым ясады. Мәктәп укучыларын һәм яшьләрне һөнәрләргә өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, спортка тартуны да үстерергә кирәклеген искәртте.
Җитди темаларга багышланган чыгышлар тәмамлангач, сәхнәгә халык белән күзгә-күз карап аралашу өчен "Ватаным Татарстан" баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров күтәрелде. Ул баш мөхәррир буларак, вакытлы матбугат чараларының роленә бәя бирде. "Ватаным Татарстан" халык белән республика җитәкчелеге арасындагы күпер хезмәтен үти, ул дип белдерде. Республика сулышын, районнары тормышын яктырту, сәяси вакыйгаларга объектив бәя бирү, дөрес итеп укучыга җиткерә алу, һәр төр яңалыкны дөнья күләмендә таныту югары дәрәҗәдә булыга тиеш, дип ассызыклады. Халык белән диалог булганда гына аңлашу булачак. Халык фикере безнең өчен бик мөһим, киңәш-табыш итәр өчен кирәк, ә "кызык эзләү" безнең максат булырга тиеш түгел, дип белдерде. Шыгрым тулы залга мөрәҗәгать итеп, тамашачының активрак булуын сорады. Әйтерсең лә, халык шушы сүзне генә көтте республика югарылыгындагы җитәкчеләрнең, район башлыгының, башкарма комитеты һәм бүлек җитәкчеләренең биредә булуыннан файдаланып калырга тырышты ахры, бер-бер артлы сораулар яудыра башлады. Нигездә, сорауларны ветераннар бирде.
Петр Чернов ветераннар исеменнән Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә медицина җиһазларының шактый сафтан чыгып баруы сәбәпле, яңаларына мохтаҗ булуын белдерде, икенче берләре Чепья участок хастаханәсендә ятып дәвалану өчен койкалар санын арттыруны сорады, ә тагын бер мөрәҗәгатьтә балалар өчен теш табибы кирәклеге әйтелде. Пенсия яшендәге өлкәннәргә күрсәтелә торган социаль пособияләр, матди ярдәмнәр, ташламалар хакында да кызыксынулар булды. Әлеге сорауларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район мәгариф идарәсе мөдире Алия Зәкиева җавап бирде.
Җыенның ахыры Казан артистларының һәм җирлектәге үзешчәннәрнең җыр-моңнары белән тәмамланды. Яшь артистларыбыз Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов Чепья халкына үзләренең концертын бүләк итте.

Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250