Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепьяда пар канатлы гаиләне ачыклаганнар (фото)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә "Пар канатлар" дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә узган.

8 июль - Росссия Федерациясе буенча гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре тернәкләнү узучы пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып Казан шәһәрендә яшәүче Рауза Хәсбиулла кызы һәм Габделшәкүр Ибраһим улы Исмәгыйлевларны бәйрәм белән котлап "Пар канатлар" дип аталган музыкаль-тематик кичә уздырган.
Бу матур пар ничек табышкан, кавышканнары хакында сөйләп, матур гаилә тормышының серләре белән дә уртаклашкан.Кичәдә гаиләне төрле уеннар, сораулар белән тапкырлыкларын да сынаганнар.

Ә кичә ахырында әлеге парга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәмнең төп символы - ромашкалар бәйләме тапшырылды һәм әлеге парга багышлап җырлар бүләк ителде. Уздырылган чара тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге һәм яшәү дәрте бирде дигән өметтә калабыз, дип хәбәр итәләр бүлекчә белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250