Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепьядагы Изге Троица чиркәве янәдән төзекләндерелә

Чепья авылында урнашкан Изге Троица чиркәвен төзекләндерү буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин киңәшмә уздырды. Халык ярдәме белән башланып киткән бинаны төзекләндерү эшен яңадан җанландыру кирәклеге әйтелде. Чиркәү янында ял итү өчен мөмкинлекләр тудыру мәсьәләсе дә каралды.

Тарихка күз салсак, чиркәү 1830-1848 елларда иске агач гыйбадәтханә урынында төзелә, ул 1751 елдан бирле эшләп килә. 1845 елда Богоявление хөрмәтенә уң як бүлмә, 1848 елда Казан Святительләре Гурий һәм Варсонофий исеменә үзәк престол һәм сул як бүлмә изгеләштереләләр. Изге Троица чиркәве беренче тапкыр рәсми рәвештә Раштуа бәйрәме архивында 1751 елда искә алына. Чепья авылы удмурт, мари, татар-керәшен, руслардан торган зур мәхәллә үзәге була, ә өч престол чиркәве исә мөһим миссионерлык үзәге буларак файдаланыла. XX гасыр башында гыйбадәтханәдә хезмәтләр дүрт телдә – рус, удмурт, мари һәм татар телләрендә алып барыла. Мәхәлләдә 16 мәктәп исәпләнә, шуларның сигезе миссионерлык белем йортлары була. Яңа гыйбадәтханә төзелеше белән 1840 елларда мәхәлләдә хезмәт иткән рухани Евфимий Воецкий җитәкчелек итә. Ашау бүлмәсе һәм манарасы булган, дүртлектәге сигезлек тибындагы гыйбадәтханә 1938 елда ябыла, аңа капиталь ремонт ясала. 2007 елга кадәр бина мәдәният йорты буларак файдаланыла. 2008 елда дин тотучыларга кайтарылып, Казан епархиясенә тапшырыла һәм биредә гыйбадәт кылына башлый. 2009 елда мәхәлләнең башлыгы – рухани Агафон атакай инициативасы белән чиркәүне торгызу эшләре башлана. Әлеге башлангычны беренчеләрдән булып Иван Иванов, Анатолий Федоров һәм башка бик күпләр, тирә-як авыллардан, хәтта Марий Ил Республикасы белән Киров өлкәсе православие динендәгеләр хуплый һәм киләчәктә озак елларга сузылачак зур эш башлана. Агафон атакай эшен Георгий атакай дәвам итә. Мәхәллә җитәкчелеге Чепья һәм якын-тирә авылларга йөреп, беренчел акча туплый, күпләр чиркәү төзелешендә бушка хезмәт куя. Ниһаять нәкъ менә быел чиркәү район җитәкчелегенең, иганәчеләрнең, күмәк хуҗалыкларның, бу эшкә битараф булмаган күпсанлы оешмаларның һәм кешеләрнең ярдәме белән куллануга тапшыруга әзер диярлек. Чиркәүдә хезмәтләр инде үткәрелә, мәсәлән, 2 майда пасхаль хезмәт нәкъ менә Изге Троица чиркәвендә үткәрелде.

Мәхәлләнең башлыгы Владимир атакай белән планнар һәм үзгәрешләр турында сөйләштек. Ул бу урында яңа кеше, Казаннан килеп әле берничә ай гына эшли, киләчәктә Чепья авылында төпләнеп, Изге Троица чиркәвендә нәтиҗәле эшләп, матур гына тормыш итәргә планлаштыра. «Чиркәүне торгызу буенча семинарның инициаторлары – Петр Григорьевич Чернов һәм Галина Николаевна Семовская, аларның тәкъдимен бик теләп кабул иттем, һәм менә нинди нәтиҗәле очрашу килеп чыкты. Беренче хезмәтемне мин 2 майда Пасхада үткәрдем. Мине шулай җылы кабул итүләренә, җитәкчелекнең халык идеясен хуплавына мин бик шат. Халыкның активлыгына җитәкчелек ярдәм кулы сузганда гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Барлык православие динендәгеләрне дә яңа чиркәүдә күрүемә шатмын», – диде Владимир атакай, аларны кабат бирегә чакырып.

Изге Троица чиркәвен төзекләндерү буенча узган киңәшмә нәтиҗәсендә район башлыгы Рамил Нотфуллин урамнан җәяү һәм машинада керү өчен аерым капкалар, машиналар кую өчен урыннар ясарга һәм яңа заманча койма корырга, чиркәү янын асфальтларга, һава газүткәргечен ишегалдыннан алырга, территорияне яктыртырга һәм киләчәктә газ өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дип әйтте.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья авылы Рамил Нотфуллин Изге троица чиркәве