Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепьядагы «Күңелле ишегалды»нда бер утырып сөйләшүдән күпме идея туган

Бердәмлек тау күчерә дигәндәй, тырыша торгач, искиткеч матур уен мәйданчыгы барлыкка килгән.

Максатчан проектлар нигезендә Чепья авылында да балалар өчен уен мәйданчыгы эшләнде. Совет урамында эшләнгәнен биредә яшәүчеләр аеруча да яратып кабул итте, көндезләрен балалар шау итсә, кичләрен бирегә өлкәннәр, әти-әниләр дә җыйнала.

“Эскәмияләрдә бер буш урын да булмый”, ди активистларның берсе, мәгариф хезмәткәре Нина Николаева. Менә шулай, язгы ямьле кичләрдә матур итеп әңгәмәләр корып, балаларның уйнаганнарын күзәтеп утыра торгач, күңелгә берсеннән-берсе матур уйлар да килгән: әлеге уен мәйданчыгын бизәргә, әйләнә-тирәсенә чәчәкләр утыртырга киңәшкәннәр.

Бердәмлек тау күчерә дигәндәй, тырыша торгач, искиткеч матур уен мәйданчыгы барлыкка килгән. Яңа талантлар да ачылган. “Күңелле ишегалды” дигән исем дә биргәннәр. Нинди шәп үрнәк бит бу! Афәрин чепьялыларга!

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Чепьядагы «Күңелле ишегалды»нда бер утырып сөйләшүдән күпме идея туган

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья авылы Балалар мәйданчыгы