Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чернобыльгә — 30 ел

26 апрельдә Чернобыль АЭСы фаҗигасенә 30 ел булды.

Шушы вакыт эчендә аның зыяныннан 80 меңгә якын кеше үлгән. Түбән Камада Чернобыль корбаннарына һәйкәл ачылу турында ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова районыбыздагы эшлекле сәфәре вакытында сөйләп узды. Әлеге дата уңаеннан Шамил Зәйнуллин да истәлекләрен яңартты: «22 июнь көнне Балтач хәрби комиссариаты аша хөкүмәт биремен үтәргә барасыз, дип туган җирдән җибәрделәр. Тоцкий полигонына яңадан әзерләү өчен алып бардылар. Аннары Куйбышевтан Киевка юл тоттык. Шуннан соң брезент ябылган солдат машиналары белән Чернобыльгә алып киттеләр. Бу зонада эшләгән һәркемгә радиация эләкте. Аның нәрсә икәнен дә сизә башладык.Чернобыльдә мин 4,5 ай булдым, аннан кайткач «Сельхозтехника»да эшләдем. Бүгенге көндә теләгем бер генә - мондый һәлакәтләр башка булмасын иде. Һәрберебез тыныч тормышларда, сау-сәламәт булып яшик».

Әйе, афәт алып килгән әлеге көн күп кенә райондашларыбызның күңелләренә уелып калган дата. Чөнки анда зыян күрүчеләр белән беррәттән, аннан соңгы тормышта парлап яшәүчеләр дә аз түгел. Һәрбер кеше радиация галәмәтенең бер бәреп чыгасын көтеп, куркуда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250